Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Икетеллелек вәгъдә итүче коммунистлар митингында татар теле үги калды


1 Май бәйрәме уңаеннан Татарстан коммунистлары Казанда митинг уздырды. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Азатлыкка үзләре хакимияткә килгән очракта милли мәсьәләләр министрлыгы булдырачагын, икетеллелекне тәэмин итәчәген әйтте. Митингта исә, барлык плакатлар да урыс телендә генә язылган иде.

Вахитов һәйкәле янында үткән митингта чыгыш ясаган КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үз сүзләрен хакимиятне тәнкыйть утына тотып, коммунистлар фиркасен мактаудан башлады.

"Бары тик коммунистлар партиясенең генә илне кризистан чыгаруда ачык, төгәл, стратегик програмы бар. Карагыз, Путин да, аның министрлары да берни эшләми. Путин Русияне кулдан идарә итә. Алар өч миллион сорау җыйдык дип мактаналар. Ә бу бит трагедия, иптәшләр. Президент министрлар, Медведев, губернаторлар өчен эшли. Ул вакытта хөкүмәт нәрсә өчен? Алар халыкны кайгыртмый, бары тик үз керемнәре турында гына уйлый", дип белдерде ул.

Митинг барышында Казанда төзелеп бетмәгән йортлардан фатирлар сатып алып акчаларын югалткан фатир хуҗалары да төрле плакатлар күтәреп Татарстан хакимиятенә канәгатьсезлеген белдерде.

Миргалимов үз чыгышында аларның проблемнарына да кагылды, шулай ук алданган фатир алучылар да үз мәсьәләләрен аңлатырга тырышты.

Чыгышларның барысы да диярлек урыс телендә яңгырады. Дөрес, Хафиз Миргалимов җыелган халыкны ахырдан татар телендә өч-дүрт җөмлә белән генә 1 Май бәйрәме белән котлап үтте, анысы. Әмма митингта күтәрелгән шигарләр бары урыс телендә генә иде.

Митингка килгән бер ТИҮ активисты коммунистларның элек тә ил халкының бер телдә - урыс телендә сөйләшүне генә алга сөрүен, бер милләт - урыс милләте дип кенә йөрүен, хәзер дә бу юлдан тайпылмавын әйтте.

Хафиз Миргалимов митинг тәмамланганда Азатлык сорауларын җаваплап, бүгенге көндә халыкны бик күп сораулар борчуын җиткерде: "Бүген халыкның көнүзәк мәсьәләләре арасында алгы планда сәламәтлек саклау, ТКХ, транспорт, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка мәсьәләләр тора. Безнең иң беренче таләбебез - Медведев хөкүмәтен вазифасыннан алу. Ничек инде Путин эш хакын да түли, космодром да төзи, авыл хуҗалыгын да күтәрә. Алайса аның министрлары нәрсәгә кирәк? Икенчедән, без яңартылган социализм төзү юлында барабыз. Безгә нефть, газ, энергетиканы дәүләт кулына алырга кирәк. Акчаны турыдан-туры завод-фабрикаларга бирергә кирәк.

– Татарстанда сез хакимияткә килсәгез, татар халкы, татар милләте өчен конкрет нәрсәләр эшләр идегез?

– Беренчедән, без хакимяткә чыгып милли мәсәләләрне хәл итә торган министрлык булдыруны сораячакбыз. Икенчедән, безнең республикада ике дәүләт теле кабул ителгән. Татар телен тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Урыс теле күләмендәге кебек. Һәм безнең балаларыбыз татар телен яхшылап өйрәнергә мөмкинлек алсыннар иде. Мин үзем 1975 елда университетка кергәндә тарих имтиханын татарча бирдем. Изложениены татарча язып кердем. Бездә канун бар, ә ул канун тулысынча эшләми. Өченчедән, ТКХда, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында тәртип урнаштырырга кирәк. Татарстанда 45 мең һектар җир чәчелми. Җирләрне байлар сатып алган һәм алар шул җирләр өстендә утырып торалар. Үзләре дә эшкәртми, эшкәртергә дә ирек бирмиләр. Мисал итеп Чирмешән районын әйтер идем. Аның бит элекке башлыгы хосусыйлаштыру ясап бөтен нәрсәне алып бетергән.

– Хафиз әфәнде, сез үзегез ике теллелек дип әйтәсез, әмма бүгенге митингта урыс телендә генә шигарләр күтәрелде. Барлык чыгышлар да диярлек урыс телендә генә барды, ни өчен?

– Беренчедән, мин татарча чыгыш ясадым. Икенчедән, безнең партиянең икетеллелеккә интернациональ юнәлеше бар. Бер телгә дә өстенлек бирмәскә, бөтен телгә дә уңайлык тудырырга кирәк.

– Сезнең чара урыс телендә генә барды, барлык шигарләр дә урыс телендә генә иде, димәк, урыс теленә генә өстенлек бирелә булып чыга?

– Менә килегез дә, үзегез язып басыгыз. Безне эшләтергә генә тырышып карыйлар. Ә килеп ярдәм итүче юк.

Шул сүзләрдән соң Хафиз Миргалимов Ленин һәйкәленә чәчәк салыргв җыенган коммунистлар янына ашыкты.

Узган ике елдан аермалы буларак, быел коммунистларга Казан башкарма комитеты Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә барып чәчәк салырга рөхсәт иткән булып чыкты. Быел байраклар күтәрү дә тыелмады. Бары тротуар буйлап тыныч кына барулары соралды. Оештыручылар да тәртипне саклады, тротуардан читкә тайпылучыларны вакыт-вакыт кисәтеп торды.

2014 елның маенда рөхсәтсез йөреш вакытында Хафиз Миргалимов һәм тагын берничә кеше тоткарланган иде.

2015 елның 1 маенда коммунистлар Пушкин урамын урап үтеп, үзәктән барганда байракларын төреп куйган иде.

Быелгы чара Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә чәчәкләр салып тыныч кына тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG