Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Монреаль татар җәмгыяте Тукай кичәсендә Ләйсән Ситдикованы дәваларга акча җыйды


Татарстанның Арча районында яшәүче Ләйсән Ситдикова

Татарстанның Арча районында яшәүче Ләйсән Ситдикова

Канаданың Монреаль татар җәмгыяте Габдулла Тукай кичәсенә җыелганда хәйрия өчен акча да җыйды.

Монреаль татар җәмгыятенең 30 апрель Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган очрашуына 30лап кеше, балалар җыелды. Кунаклар үзләре яраткан Тукай шигырьләрен һәм хикаяләрен укыды, балалар рәсем һәм әкиятләрдән сыннар ясады.

Татар җәмгыяте президенты Зилә Миргалиева тәкъдиме белән кичәдә хәйрия лотереясы оештырылды. Татарстанның Арча районында яшәүче Ләйсән Ситдиковага чит илдә дәваланыр өчен акча җыю башланды. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен интернетта аның турында мәгълүмат бар.

Монреаль татар җәмгыятенә яңа күчеп килүчеләр һәм үсеп килүче балалар җан өрде. Татарлар милли һәм дини бәйрәмнәргә очрашып тора, социаль челтәртәрләрдә актив аралаша.

XS
SM
MD
LG