Accessibility links

Русиядәге чирле пропаганда инде балаларны да сугышка әзерли


Кырымдагы бер гаилә тулысынча хәрби киемнән
Кырымдагы бер гаилә тулысынча хәрби киемнән

9 май алдыннан Русиядә балаларны хәрбидән киендерү киңрәк колач ала бара. Балаларны патриотик рухта тәрбияләүчеләр инде аларга ватан өчен үлүнең бер дә куркыныч булмавын аңлата башлады.

Җиңү бәйрәменә әзерләнүче Русия балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә яңа үрләргә күтәрелә. Шул ук вакытта башка күп кенә бәйрәмнәр кебек, 9 май - җиңү көне дә кайбер эшмәкәрләр өчен акча эшләп калу мөмкинлеге бирә. Русиядә бакча һәм мәктәп яшендәге балаларны хәрби кием кидереп марш белән атларга өйрәтү киңкүләм колач ала бара.

Бу көнәрдә күп кенә тегү ательелары балалар өчен Икенче дөнья сугышындагы совет хәрбиләре киемнәрен тегү белән мәшгуль һәм алар андый киемнәргә ихтыяҗның шактый зур булуын әйтәләр.

Уфаның 74нче санлы балалар бакчасы да бәләкәчләрне хәрби киемгә кечкенәдән үк өйрәтергә булган. Бу бакчада 240 бала тәрбия ала. Сигез төркемнең берсендә балаларны татар теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләр күп көч сала, алар сөйләшергә генә түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан милли бәйрәмнәр дә оештыралар.

Татар тарихына, йолаларына карата кызыксындыру уяту, балаларның рухи дөньясын баету өчен шартлар тудырырга тырыша алар. Әмма ни өчендер анда сугыш, кораллар темасына да өйрәтүне, Русия һәм совет армиясен зурлауны да кирәк тапканнар. Район күләмендә узган "Бәллүр микрофон" бәйгесенә әлеге балалар бакчасы милли һәм хәрби киемнәрдән килгән иде. Һәм аларның чыгышында бу ике тема үрелеп барды.

Уфа балалар бакчасында милли һәм хәрби киемнәр бер дәрәҗәгә куела
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Ике ел элек Кырымны аннексияләгән Русия анда да кешеләрне кечкенә яшьтән үк хәрби марш белән тезелеп атларга өйрәтә. Түбәндәге фото Акъярда (Севастополь) балалар бакчаларының "Җиңү язы" бәйгесендә төшерелгән.

Тегү ательелары хәрби киемнәрне бакча яшендәге балаларга гына түгел, яңа туган сабыйлар өчен дә тегә башлаган. Мондый киемнәрне күпләп тегүче Мәскәүдәге бер ширкәт аларны кибетләр аша да, почта белән дә бар илгә тарата.

Новосибирскида яшәүче бер элекке хәрби десантчы үз көнен балалар өчен хәрби киемнәр тегеп сату белән күрергә уйлаган. Ул мондый киемнәр кигән балалар кечкенәдән үк патриотик рухта тәрбияләнеп үсәчәк ди. Хәрби киемнәр еш кына утлы кораллар белән бергә күрсәтелә.

Хәрби киемнәр белән бергә уенчык коралларга да ихтыяҗ тиздән артырга охшый.

Монысы кызлар өчен тегелгән кием.

Ростов өлкәсендәге бер тегүче менә шундый киемнәр сата. Бер баланы киендерү 2 мең сум, Русиянең башка төбәкләренә почта белән озату өчен тагын 300 сум өстәргә кирәк.

Түбәндәге киемнәрне тегүче Мәскәүдәге ширкәт үз тауарының башкаларныкыннан күпкә сыйфатлырак булуын белдерә. Әмма аларның бәясе инде 3,5 мең сум.

Балаларны хәрбидән киендерү белән бергә акрынлап ватан өчен җан бирергә әзерләү эшенә дә керешәләр. Русиядә патриотизмны пропагандалаучы агитаторлар күптән түгел YouTube'та балаларны ил өчен җаннарын бирергә әзерләүче социаль видео чыгарды. Әмма интернет кулланучыларның ризасызлык дулкыны күтәрелгәч, алар бу видеоны кеше күзеннән алырга теләп яшереп куйды.

Видеода хәрби киемдәге бала Икенче дөнья сугышында ватан өчен үз-үзен аямыйча тырышкан һәм һәлак булган малайны уйный. "Ә үлү куркыныч түгелме?" дигән шомлы сорауга ул "Анысы һич мөһим түгел, иң мөһиме - без җиңдек", дип җавап бирә.

Балаларны ил өчен үлергә өндәүче социаль видео
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Дөньяга әле генә аяк басучы, берни күрергә һәм аңларга өлгермәгән балаларны шулай итеп хәрби киемгә күнегергә һәм ил өчен башларын салырга өйрәтү мондый тәрбиянең кая таба алып баруын чамалаучы һәм балаларның сугыш утына керүен теләмәүчеләрдә ризасызлык уята.

Күптән түгел Facebook'та заманында Советлар берлегендә миллионнарча кешене кырган Феликс Дзержинский һәм Лаврентий Берия белән президент Владимир Путин фотосын бергә куйган менә шундый ишарә таралды.

XS
SM
MD
LG