Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хыдырлезда кырымтатарларны "Христос воскрес" дип котладылар


Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

Кырымда Хыдырлез бәйрәмендә хакимият җыеп китергән татарлар катнашты. Борынгы төрки йола интернационалга әйләнде, сәхнәдән "Христос воскрес" дип котланды. Мәскәү артистлары нинди бәйрәмгә килгәннәрен аңламый калды.

Кырымда 3 май Хыдырлез - яз бәйрәме Акмәчет-Бакчасарай юлындагы аланда узды. Хакимиятләр оештырган бу бәйрәмгә төрле шәһәр һәм районнардан аш-су һәм сәнгать осталары җыелды, бүләкләр белән сәүдә рәтләре куелды. Халык каршына Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов һәм парламент рәисе Владимир Константинов чыкты. Мәскәүдән килгән Русиянең атказанган артисты Михаил Пореченков җитәкчелегендә Русия артистлары төркеме сәхнәгә чыгып Хыдырлезга килгән кырымтатарларны “Христос воскрес!” дип котлады.

Сәхнәдә торган Кырым хакимияте вәкилләре мондый котлауны шатланып алкышлар белән кабул итте. Артистлар нинди бәйрәмдә катнашканнарын аңлап та бетермәде. Татарлар җырчыларның сүзләрен ничек итеп кабул итәргә дип шаккатып торганда, тагын бер “бүләк”не Русия Федерация шурасының Кырымнан сайланган депутаты Ольга Ковитиди ясады. Кырымтатар көенә бии-бии сәхнәгә чыккан Ковитиди “Без пасха атнасы көннәрендә бәйрәм итәбез, “Христос воскрес!”, дип өстәп җибәрде. Хыдырлезда булган сәер чыгышлар, бүләкләр капчыгы моның белән тәмамланмады.

“Мин Федерация шурасының саклану һәм куркынычсызлык комитеты әгъзасы булам. Кырым чиге ышанычлы йозакта”, дип ул сәхнәдә торган кырымтатар хатыннарының башларына шул саклану комитеты исеменнән хәрби пилоткаларны кидереп чыкты.

Сулдан: Владимир Константинов, Ольга Ковитиди, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, Сергей Аксенов
Сулдан: Владимир Константинов, Ольга Ковитиди, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, Сергей Аксенов

Бәйрәм алдыннан интернетта Хыдырлезга мәктәп укучыларын һәм укытучыларны чыгарга мәҗбүр иткән хакимият фәрманнары таралды.

Кырымтатар мәҗлесе быел да хакимият уздырган чаралардан баш тартуын белдерде. 2014 елның 3 маена билгеләнгән яз бәйрәмен Мәҗлес оештырасы иде, әмма бәйрәмгә саналган сәгатьләр калып барганда оештыручылар чатырларны сүтеп, бәйрәм булмаячагын белдерде. Юлбашчылары Мостафа Җәмилевнең Кырымга кертелмәве сәбәпле кырымтатарлар чик буена аны каршы алырга китте. Соңыннан ул җыенда катнашканнарның күбесе тоткарланды, өйләрендә тентүләр булды.

"Узган ике елда Кырымның төп халкы булган татарларның хокуклары тупас рәвештә бозыла. Дистәләгән яшь кеше хәбәрсез югалды, кайберләренең мәетләре табылды, калганнарының язмышы билгесез. Йөзләгән кеше 2014 елның 26 февралендә һәм 3 маенда урам җыеннарында катнашуда гаепләнеп штрафка тартылды. Мәҗлес һәм "Кырым" фонды милке канунсыз тартып алынды. Бәйсез мәгълүмат чаралары, шул санда АТР телевидение каналы, "Ляле" балалар каналы, "Мәйдан" радиосы һәм "Кырым хәбәрләр агентлыгы" ябылды. 14 кырымтатар изоляторда утыра", дип белдерде Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров бүген Фейсбукта.

Кырымтатар мәҗлесе үзе дә "экстремистик" дип табылды һәм аның Кырымда һәм Русиядә эшчәнлеге тыелды.

Хыдырлез - төрки халыкларның борынгы йоласы. XIX гасырда аны өчәр көн бәйрәм иткәннәр. Бәйрәм дини йолага күрә 6 май - пәйгамбәрләр Хизри һәм Ильясның җирдә очрашкан көненә туры китереп билгеләнә.

Кырымда бәйрәм интернационал чара итеп оештырылды. Киевтагы кырымтатарлар Хыдырлезда 6 май очрашачак.

XS
SM
MD
LG