Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесен Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итү кампаниясе башланды


Мәҗлескә Нобель тынычлык бүләген бирүне журналист Айдер Муждабаев, Канада кырымтатар берлеге һәм Канаданың украин активисты тәкъдим итте.

Интернетта Кырымтатар халкы Мәҗлесенә Нобель тынычлык бүләген бирергә чакыру кампаниясе башланды. Аны башлап җибәрүчеләр -журналист Айдер Муждабаев, Канада кырымтатар берлеге рәисе Рөстәм Ирсай, украин активисты һәм хөкүмәттән бәйсез оешма җитәкчесе Антон Сестрицын, #‎Mejlis4Peace һәм #‎Mejlis4NobelPeacePrize хэштеглары белән бүләккә тәкъдим итәргә хокукы булган кешеләрне һәм оешмаларны кампаниягә кушылырга чакыра.

Нобель тынычлык бүләгенә намзәтләрне парламентлар һәм хөкүмәтләр; халыкара мәхкәмәләр хөкемдарлары; университет ректорлары; социаль фәннәр, тарих, фәлсәфә, хокук һәм дин профессорлары; фәнни тикшеренү һәм тышкы эшләр институтлары җитәкчеләре тәкъдим итә ала. Моннан тыш Тынычлык бүләге ияләре, ул кешеләр эшләгән оешмалар, Нобель комитетының элекке һәм хәзерге әгъзалары һәм киңәшчеләренең моңа хокукы бар.

Альфред Нобель Тынычлык бүләген кешелек дөньясына файда китергән, халыклар арасында дуслык булдыру өчен тырышкан, дәүләтләрнең хәрби көчен киметкән, тынычлык өчен башка төрле чаралар күргән кешеләргә бирергә дип васыять итеп калдырган. Бүләк 1901 елда булдырылган, 91 тапкыр бирелгән.

Бүләкнең беренче ияләре Швейцариядән Халыкара Кызыл хач комитетына нигез салган Анри Дюнан һәм Франциядә тынычлык өчен көрәш җәмгыятен төзүче Фредерик Пасси булган.

1948 елда Кеше хокукларына багышланган декларация кабул ителгәннән соң бу бүләк күбрәк кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә бирелә башлады.

2015 елда бүләк Туниста 2011 елда илдә кабынган Ясмин инкыйлабы вакытында демократик үсеш юлы сәясәтен алга сөреп дәвам итү тырышлыклары өчен "Милли диалог квартеты"на бирелде.

Мәҗлес - кырымтатар халкының хокуклары өчен тыныч юл белән көрәшүче оешма. 26 апрельдән бирле Кырымның Русия хакимияте билгеләгән прокуратура карары белән тыелган. Украина, Төркия, Романия, Болгарстан, АКШ, Канадада вәкилчелекләре бар.

XS
SM
MD
LG