Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адыгеяда дуңгыз үрчетү ширкәтенең зыяны турында язган белгеч мәхкәмә алдына басачак


Валерий Бриних
Валерий Бриних

Майкопта танылган эколог Валерий Бриних 2014 елда язган мәкаләсе өчен экстремизмда гаепләнә. Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 5 майга билгеләнгән.

Майкоп шәһәр мәхкәмәсендә Биологик тикшеренүләр институты директоры, танылган эколог Валерий Бриних эшен карау 2016 елның гыйнварында кабат башланды. 51 яшьлек Бринихка 2014 елның көзендә язган "Молчание ягнят" исемле мәкаләсе өчен экстремизмда (282нче маддәнең 1нче өлеше) гаепләү белдерелгән.

Мәкалә Адыгеяның Теучеж районында дуңгыз үрчетү комплексыннан тирә-якка булган зыяны турында. Ширкәтнең хуҗасы - Карачай-Чиркәс республикасыннан сенатор Вячеслав Дерев. Бриних мәкаләсе җирле сайтларның берсендә басылып чыкты. 2014 елның декабрендә Майкоп шәһәре мәхкәмәсе мәкаләне "экстремистик" дип тапты. 2015 елның мартында Адыгея Югары мәхкәмәсе Майкоп карарын үз көчендә калдырды. Адвокат Александр Попков гаепләү белән ризалашмыйча, эшне кабат тикшерүгә кайтаруга иреште. Мәхкәмә утырышы 5 майга билгеләнгән, дип хәбәр итә Агора адвокатлар берләшмәсе.

XS
SM
MD
LG