Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни, Рөстәм Яхин, Олуг Мөхәммәдкә һәйкәлләр кую планлаштырыла..."


"Мәрҗәни һәйкәле якын арада куелачак"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Казанның архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчеләрнең берсе Азатлык сорауларына җавап биреп, Татарстан башкаласында татар әһелләренә һәйкәл кую планнары хакында аңлатмалар бирде.

Әби-патшаның таш мәчетләр салырга рөхсәт иткән тарихи карарына истәлек билгесен кую һәм аңа бәйге игълан итү карарыннан соң кызу бәхәсләр башланып киткән иде.

Аларда җәмәгатьчелек татар тарихына, мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләргә һәйкәлләр нигәдер куелмый дигән үпкә белдерде. Азатлык хәбәрчесе шул уңайдан шәһәр дизайны бүлеге мөдире, Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкаяга сораулар бирде.

"Мәрҗәни һәйкәле якын арада куелачак"

Бакый Урманче музеендагы Шиһабетдин Мәрҗәни сыны
Бакый Урманче музеендагы Шиһабетдин Мәрҗәни сыны

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәленә бәйге үткәрелде, проект сайланды, нигә һаман да һәйкәл куелмады, дигән сораулар куйды. Жанна Белицкая бу хакта хәбәрдар һәм Казанда якын арада Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәлен аның исемендәге урамда кую планлаштырыла дип җавап бирде. "Мәрҗәни сынын мәшһүр Бакый Урманче ясаган һәм ул аның музеенда саклана" диде ул. Аның сүзләренчә, һәйкәл куеласы урын төзекләндерелгәннән соң шундук сын куелачак, бу хакта рәсми карар да әзерләнгән инде.

Шулай ук Жанна Белицкая әйтүенә караганда, Казанда композитор Рөстәм Яхинга Зур Кызыл урамда, шагыйрь Һади Такташка аның исемендәге урамда һәйкәл кую планлаштырыла. "Бу проектларны мәдәният министрлыгы алып бара, шуңа тулырак мәгълүматны алардан сорагыз" диде Белицкая.

Атаклы Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую хакында даими сөйләшүләр бара, дип хәбәр ите Казан хакимиятләре вәкиле. "Без бу очракта атлы зур композиция була ала дип саныйбыз, аны ерактан күренә торган калкулыкта куярга кирәк, әмма шундый зур һәйкәлгә Казанда урыннар күп түгел" - ди ул.

Бар төрле һәйкәлләр, истәлек билгеләре мәсьәләсендә җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерү, фикер алышу каралган дип искәртте Жанна Белицкая.

Әби-Патша һәйкәле куелмаска да мөмкин

Әмма Екатерина - Әби-патша карарына истәлек билгесен кую турында Казан хакимиятләре карары чыккач, мәсьәлә хәл ителгән, халыкка сын яки композиция проектын гына сайлау хокукы бирелде, дигән тәэсир калган иде. Бу фикер белән Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары килешмәде.

Белицкая бәйгедә бар таләпләргә туры килә торган һәм җәмәгатьчелекне канәгатьлендерми торган проект сайланмаска да мөмкин, нәтиҗәдә истәлек билгесе куелмаска да мөмкин, дип җавап бирде. Аның әйтүенә караганда, бу бәйгене игълан итеп, алар һич кенә дә шундый каты каршылык килеп чыгуын көтмәгән һәм моның бернинди начарлыгын күрми. Аның сүзләренчә, Әби-патшаның билгеле карарын мәңгеләштерү тәкдиме Иске татар бистәсен төзекләндергән вакытта килеп чыккан һәм ул вакытта һәйкәлне Иске татар бистәсендә кую планлаштырылган булган.

Сара Садыйкова һәйкәленә урын сайланса да, килешмәүчеләр бар...

Жанна Белицкая Сара Садыйкова һәйкәле язмышы хакында да шәһәр идарәсе карашы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, хөкүмәт карары белән билгеләнгән урын (Тукай һәм Әхтәмов урамнары кисешкән җир) бик матур һәм мәгънәле. "Шушы урамдагы скверны төзекләндерү проекты белән бергә инде ясалган Сара Садыйкова һәйкәле бик килешеп торыр иде дип саныйбыз" диде ул.

Юнысов мәйданы, Казан
Юнысов мәйданы, Казан

"Шулай ук һәйкәлне аның исемендәге урамда урнаштыру да тәкъдим иттелгән иде", - дип сүзен дәвам итте Жанна Белицкая - "автор үзе иҗади эшен Казанда Юнысов мәйданында кую теләген белдерде. Әмма анда Сара Садыйковага багышланган композиция өчен урын бик аз. Әлеге мәйданда Дүрт бакча концепциясен тормышка ашырырга планлаштырыбыз".

Азатлыкка билгеле булганча, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская хакимиятләр һәйкәл өчен тәкъдим иткән урыннан канәгать түгел һәм аны башка урынга куйдыру максатында имзалар җыя.

XS
SM
MD
LG