Accessibility links

Кайнар хәбәр

Восточныйдан соң Байконур белән ни булыр?


"Восточный" базасыннан башкарылган очыш
"Восточный" базасыннан башкарылган очыш

Русия үз ракетларын "Восточный" исемле яңа космодромыннан очыра башлаганнан соң моңа кадәр кулланылган Казакъстандагы Байконур язмышы нинди булыр?

28 апрель көнне Русиянең яңа "Восточный" галәм аланыннан беренче ракетын очырды, җитешсезлек сәбәпле очышны бер көнгә кичектерергә мәҗбүр булсалар да, ахыр чиктә очышның уңышлы булуы хәбәр ителде.

"Восточный" космодромы - Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсендә, Циолковский шәһәре янында урнашкан. Төзелеш 2012 елда башланып, аның тирәсендә инде шактый күп җәнҗал купкан иде. Ришвәтчелек, эшчеләргә хезмәт хакларын түләмәү кебек проблемнар белән үрелгән галәм базасы соңарып булса да, беренче ракетны җибәрә алды.

Инде ерак 1957 елдан Советлар Берлеге һәм Русия Казакъстанда урнашкан "Байконур" базасын кулланып килә иде. Айга тикшеренү машиналарын җибәрү, беренче кешене галәмгә чыгару һәм барлык башка совет космонавтикасы казанышлары нәкъ Байконур белән бәйле иде. Яңа галәм базасы эшли башлавы белән аның язмышы нинди булыр?

Байконур тарихта беренче һәм иң зур космодром булып санала. Мәгълүм булганча, ракетларны орбитага чыгару өчен теләсә кайсы җир туры килми, Җир шарының урта "биле"ндә моның өчен шартлар яхшырак. Нәкъ шуңа күрә NASA үз корабларын Канавералдан, ә Европа галәм оешмасы Француз Гвинеясеннән җибәрә. Советлар Берлеге өчен Байконур иң кулай вариант булып тора иде.

Тик Советлар Берлеге таркалгач, космодром Казакъстанга карый башлаган. 2050 елга кадәр имзаланган килешү нигезендә Русия әлеге комплексны арендалый. Аренда бәясе елына якынча 7,4 млрд сум тәшкил итә. Барлык чыгымнарны да исәпкә алганда, әлеге объектны тоту Русия бюджетыннан ел саен шактый зур акча таләп итә.

Моннын тыш, уңышсыз очышлар очрагында һәлакәтләр, зыян китерү очраклары да аз түгел. Бу очракта Русия хөкүмәте компенсацияләр түләргә мәҗбүр була. Кайбер белгечләр, даими оештырылган ракет очышлары сәбәпле (2015 елда 18 очыш башкарылган), Казакъстан табигате һәм кешеләре зыян күрә, чөнки ракет ягулыгы атмосферага агу кебек тарала.

Русия урынына Кытай белән Һиндстан?

"Восточный"дан башкарылган очыш уңаеннан Казакъстан рәсмиләре нинди дә булса белдерү ясамады. Шулай да казакъ мәгълүмат чараларында икътисади күзәтүче Мәгъбат Спанов фикерләре таратылды. Ул бу вакыйга белән Русия Казакъстанның галәм эшчәнлегенә зыян сала, дип белдерә. Спанов сүзләренчә, Казакъстан инде 20 елдан артык Байконур арендасы бәясен күтәрми, һәм Русиягә бу мәсьәләдә дустанә карый иде. Белгеч фикеренчә, Русия Байконурдан китсә, Казакъстанның галәм програмы туктарга мәҗбүр булачак.

Бу фикерне бөтен белгечләр дә хупламый. Сәяси күзәтүче Досым Сатпаев Русиянең космодромнан китү очрагында Франция, АКШ, Һиндстан, Кытай катнашындагы халыкара база оешу мөмкинлеген күрә. Дөрес, бу очракта аренда керемнәре кимергә мөмкин.

Шул ук вакытта аерым күзәтүчеләр дәүләтләрнең галәм очышларына монополиясе бетәргә мөмкин дип саный. Моңа иң ачык мисал булып SpaceX ширкәте тора. Аны җитәкләгән Илон Маск инде Пентагоннан иярчен җибәрү турында мөрәҗәгать алган. Шулай итеп бу хосусый оешма дәүләт финанслаган NASA-га көндәшлек күрсәтә башлаган булып чыга.

Русия Космонавтика Академиясе әгъзасы Александр Железняков фикеренчә, Русия теләсә дә, Байконурдан әле дистәләрчә ел китә алмаячак. Әлегә "Восточный"да бары тик бер старт комплексы гына төзелгән, базаның тулысынча эшли башлавына кадәр анда әле шактый корылмалар төзисе бар. Шуннан соң да Байконурның кирәге чыгарга мөмкин дип саный академик.

Ничек кенә булмасын, барлык күзәтүчеләр дә шуны әйтә: әле беркадәр вакыт дәвамында Байконурдан Роскосмос ракетлары очырылачак. Байконур турындагы Русия-Казакъстан килешүе дә 2050 елга кадәр билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG