Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә экстремизмда гаепләнүчеләр биш елда өч тапкыр арткан


Белгечләр Русия кануннарының һәм “экстремизм” төшенчәсенең анык булмавы экстремизмга каршы, шул исәптән оппозиция вәкилләренә дә башка сыймаслык җинаять эшләре ачарга этәргән дип белдерә.

Русиядә Җинаятьләр кодексының экстремизмга каршы маддәсе нигезендә гаепләнүчеләр соңгы биш ел эчендә өч тапкыр арткан. Бу хакта Икьтисади һәм сәяси реформалар үзәге хисабына таянып Gazeta. ru хәбәр итә.

2015 елда 282нче маддә ("нәфрәт йә булмаса дошманлык уяту, кеше абруен түбәнсетү") нигезендә 414 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, 2011 елда бу сан – 137 кеше булган.

Белгечләр бу матдәнең беренче кисәге – экстремистик максатларда интернетны куллану нигезендә гаепләнүчеләрнең артуын белдерә. 2011 елда 82 кеше булса, 2015 елда 369 кешегә мәхкәмә карары чыгарылган.

Хисапта җинаять җаваплылылыгына тартылганнар берничә төркемгә аерып күрсәтелгән. Алар милләтчеләр, дини экстремистлар һәм Украина яклы активистлар.

Әлеге документ авторлары Русия кануннарының һәм "экстремизм" төшенчәсенең анык булмавы экстремизмга каршы, шул исәптән оппозиция вәкилләренә дә башка сыймаслык эшләр ачарга этәргән дип белдерә. "Экстремизм"да гаепләнүчеләрнең барсы да сайлауларда катнаша алмый, митинглар оештыру мөмкинлекләре дә чикләнгән.

XS
SM
MD
LG