Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев кырымтатар сәяси тоткыннарының исемлеген игълан итте


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев Facebook-та үзенең битендә 14 кырымтатар вәкилен сәяси тоткыннар буларак игълан итте.

Әлеге исемлектә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз беренче булып бара. Русия контролендәге мәхкәмә Мәҗлесне экстреместик оешма дип танып, аннексияләнгән ярымутрауда аның эшчәнлеген тыйган иде. Чийгозны 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп кулга алдылар.

Әлеге исемлектә бу тәртипсезлекләрдә катнашы бар дип гаепләнүче Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи дә бар. "Мемориал" хокук яклау үзәге аларның өчесен дә сәяси тоткыннар дип таныган иде.

Исемлектә Ялта шәһәреннән җәмәгать эшлеклесе Эмир-Усеин Куку да бар. 2015 елның декабрендә ул сорау алуга чакырылды һәм ФСБ аның язмаларында милләтара дошманлык уятырга теләү тапты.

Мостафа Җәмилев Рөстәм Ваитовны, Руслан Зейтуллаевны, Нурый Примовны, Ферат Сәйфуллаевны, Мөэтдин Аливаповны, Рефат Алимовны, Арсен Җаппаровны, Энвер Бекировны, Муслим Алиевны, Вадим Сурикны сәяси тоткыннарга кертә.

2016 елның апрелендә Җәмилев Мәҗлес делегатларын сайлауда катнашканнарны, ярымутрауда Мәҗлес тыелганга, экстремизмда гаепләү яный дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG