Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карагай авылында су басканнарны мәктәпкә күчерә башлаганнар


Төмән өлкәсе Вагай районы Карагай авылы яныннан агып узучы Иртеш елгасы 8 метрга якын күтәрелгән. 27 өй су эчендә утыра.

Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз авылыннан соң Карагай авылын да су баса башлаган. Бу авылда 258 өй бар. Авыл яныннан агып узган Иртеш елгасының суы гадәти хәленнән 8 метрга якын күтәрелгән. Су Карагайдагы бер өйнең идәненнән өскә чыккан. Бу өйдә яшәгән гаиләнең әйберләрен 6 май көнне мәктәпкә күчергәннәр. Бу хакта Азатлыкка Карагай авыл хакимияте башлыгы Альберт Юнысов белдерде. Әлеге гаиләдәге хатын-кыз баласы белән Тубылга киткән, ә ир-ат күршеләрендә куна.

"Мин 22 ел авыл хакимиятендә эшлим, мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде", дип әйтә ул. Авылда тагын 27 өйне су биләп алган, каралты-кураларына, ишек алларына су кергән. Урта мәктәп тә шул хәлдә. Әнә шул сәбәпле мәктәптә укулар тукталган. "Бары тик имтихан бирәсе ике сыйныф кына укый. Без аларга авыл хакимияте урнашкан бинадан ике бүлмә бирдек", ди Юнысов.

Су күтәрелү юлларга зур зыян салган. Юлның Карагайга керә торган җирен агызып алып киткән. Халык юлсыз җирдә "Заря" көймәсе йөри башлаганын көтә. "Хастаханәгә йөрүчеләр, студентлар бар, кеше үз йомышы белән районга бара, әнә шуның өчен халыкны ничек булса да йөртү кирәк бит", ди Юнысов.

Себердә гадәттә башта кечкенә елгалар ташый, ә аннан соң Вагай һәм Иртеш елгаларының суы күтәрелә. 13 апрельдән Тугыз авылы аша аккан Агыт елгасы суы күтәрелеп 158 өй су эчендә калды. Аннан да кала, су 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына керде. Авыл халкы Тугызда су басуны урындагы түрәләр олы дөньяга чыгармаска кушкан дип сөйли. Татар халкы тугызларга ярдәм оештырды.

XS
SM
MD
LG