Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Вакыф” фонды элек мөселманнар акчасына төзелгән биналарны кайтармакчы


"Вакыф" фонды Согуд Гарәбстанында элек татарлар төзеткән биналарны да барлый, Мәккә
"Вакыф" фонды Согуд Гарәбстанында элек татарлар төзеткән биналарны да барлый, Мәккә

Элек татар байлары мәчет-мәдрәсәләр тотса, хәзер “Вакыф” фонды бу өлкәдә гарәп илләреннән хезмәттәшләр җәлеп итмәкче. Әлеге фонд шулай ук Мәккәдә элек татарларга караган биналарны да барларга керешкән.

19-20 майда Татарстан башкаласында KazanSummit чарасы узачак. Анда Татарстандагы “Вакыф” фонды кысаларында халыкара шура булдыру мөмкинлеге каралачак. Мондый тәкъдим белән кайбер гарәп илләре министрлыклары чыккан. Аерым алганда, әлеге вакыфка багышланган конференциягә Бәһрәйн, Сүрия, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Мәгъриб, Мисыр, Кувәйт, Катар, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм башка илләрдән вәкилләр киләчәк.

Татарстанда “Вакыф” фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, хәзер Төркия дә, гарәп илләре дә заманында татар дин әһелләре булдырган вакыф системасы тәҗрибәсеннән куллана.

“Без вакыф юнәлешен өйрәнү өчен архивларда документларны карый башлаган идек, шуннан Төркиядә, гарәп илләрендә эшләп килгән вакыф системын татар дин әһелләре булдырганын күрдек. Безнең дин әһелләре Шиһабетдин Мәрҗәни, Галимҗан Баруди вакыф системы өлкәсендә нык эз калдырганнар. Ягъни бу эшләрне безнең дин әһелләре башлап җибәргән.

Моны таныган гарәпләр хәзер безгә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтә. Алар халыкара шура ясау тәкъдиме белән чыкты. Анда гарәп илләреннән министрлыклар керергә теләк белдерде. Аларга Русиядән бик күп имамнар, хәйриячеләр мөрәҗәгать итә икән. Ә алар аерым ышанычлы оешма белән эшләргә тели. Шундый ышаныч итеп безне күрде”, ди Хәбибуллин.

Рөстәм Хәбибуллин
Рөстәм Хәбибуллин

Аның сүзләренчә, инкыйлабка кадәр вакыфлар канунга нигезләнеп эшләгән. Вакыфтагы милек мәчет-мәдрәсәләр тотуга киткән. Менә хәзер фонд шул юнәлешне кайтарырга тели.

“Ниндидер аерым канун кертергә кирәк дип әйтмибез, булган кануннар кысаларында да эшләп була. Безнең инкыйлабка кадәр булган меценатларның вакыф акчасына төзегән милекләрен кайтару һәм аннан керем алып аны мәчетләргә, мәдрәсәләргә, мохтаҗларга бирү – безнең төп максат”, ди ул.

Моннан тыш алар яңа проектлар буларак Чаллыда вакыф комплексын, Лаешта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге, Казанда мөселман медицина хастаханәсе, Югары Осланда мөселман шифаханәсе, Мохтаҗлар өчен “Зәкәт йорты” төзүне күздә тота. Әлеге проектлар Kazan Summit кысаларында гарәп илләреннән килгән министрларга тәкъдим ителәчәк.

“Чаллыда вакыф комплексын төзүгә башта бик ышанып та бетмәгәннәр иде. Ул үзен-үзен аклый алмас диелде. Хәзер шундый комплексны Уфада да, Ингушетиядә дә төзиләр. Без Чаллыдан башларга булдык. Аннары районнарда мәчетләр тирәсендә төзү нияте бар. Аның каршында сәүдә үзәкләре, кибетләр дә булачак. Алардан килгән керем мәчет-мәдрәсәләргә, мохтаҗларга тотылачак.

Шулай ук хәзер безгә даруханәләр челтәрләре дә чыга. Алар белән дә эшләү күздә тотыла. Татарстанда бит һәр авылда мәчет бар, ә кибетләр, даруханәләр юк. Шуңа аларны эшләтеп җибәрү халыкка да ярдәм күрсәтү булып тора.

Боровое Матюшино ягында мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру ниятләнә. Ул проектларның бит берсе дә инвесторларга керем китермәячәк һәм без бу хакта алдан ук аларны кисәтәбез. Моның социаль проект булуын әйтәбез. Ул хәтта киләчәктә керем китерсә дә, акчалары мәчет-мәдрәсәләргә китәчәк.

Без башта үзебезнең эшмәкәрләр моннан баш тартыр дип уйлаган идек, аларның бит инде максаты акча эшләү. Юк, киресенчә безгә булышырга теләк белдерәләр. Татар эшмәкәрләре арасында әле иманлылар бар. Сан ягыннан алар аз, әмма "бергәләп эшлик" дип бу эшкә тартырга тырышабыз. Эшмәкәрләргә мәдрәсәләрне, инвалидлар өчен мәктәпләрне күрсәткәндә, аларның күзләренә яшь тула. Һичшиксез "булышачакбыз" диләр. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән актив эшлибез. Аларда 300-400 вәкил бар”, ди ул.

“Вакыф” фонды тарафыннан элек татарлар чит илдә булдырган байлыкларны кайтару эше дә алып барыла. Инкыйлабка кадәр татар меценатларына караган кунакханәләр булган һәм анда безнең хаҗилар туктаган.

“Согуд Гарәбстанындагы архивларга мөрәҗәгатьләр юлладык. Мәккәдә безнең кешеләр архивларда эшли. Хатлар, документлар җибәрәбез. Безнең инде кайбер биналарга бәйле дәлилләребез дә бар. Кайберләрен белешү бара. Аннары барлык корылмаларны да туплап аларга тәкъдим итәчәкбез. Анда бер кунакханә булдыра алсак, үзебезнең хаҗиларга зур ярдәм булыр иде”, ди Хәбибуллин.

Вакыф –​ мөселманнарда дин үсешенә ярдәм итү, иганәчелек максатларында бүләк рәвешендә тапшырылган яисә васыять ителгән күчемле һәм күчемсез милек. Вакыф сыйфатында бирү өчен милекнең хәләл, хуҗасының аңа ия булуы, аның табыш китерә алуы шарт.

XS
SM
MD
LG