Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЮВТ-Аэро" Казан-Уфа очышларын башлый


Казан халыкара һава аланы
Казан халыкара һава аланы

Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте очкычлары сишәмбе Казан-Уфа арасында оча башлый.

Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте очкычлары Казан-Уфа арасында һәр атнаның сишәмбесендә оча башлый. Беренче очыш 7 июньдә булачак. Бу хакта Татарстан тарнспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза Коммерсант.

Казан-Уфа арасында билет бәясе 2 мең 500 сумнан башланачак. Аннан да кала әлеге ширкәт Салехардтан Казанга очышларны арттыра. Әлегә кадәр якшәмбе генә оча иде, 8 июньнән рейслар якшәмбе һәм чәршәмбе дә булачак.

2015 елның 9 июлендә "ЮВТ-Аэро" Росавиациядән очышларга рөхсәт алды. Әлеге ширкәт очкычлары Русиянең 20дән артык шәһәренә оча. "Ак барс аэро" банкротлыкка чыккач CRJ-200 очкычларын яңа оешкан "ЮВТ-Аэро" кабул итеп алды. Әлеге ширкәт Татарстанның Бөгелмә шәһәренә урнашкан.

XS
SM
MD
LG