Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурмөхәммәт Хөсәенов: "Түрәләр анархиясе дәүләтенә әйләнәчәгебез көн кебек ачык"


Нурмөхәммәт Хөсәенов хөкемдарны ялган документлар кыстыруда гаепли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Узган елда вазифасыннан алынган Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов Бәләбәй хөкемдарын хөкем эшенә дистәләп ялган документ кыстырып җинаять кылуда гаепли.

Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновның мәхкәмә юллары өзелми. Ул былтыр эшеннән алынганнан соң моның белән килешмичә эшне мәхкәмәгә биргән иде. Бәләбәй мәхкәмәсе карары аның файдасына булмагач, ул республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Ләкин Югары мәхкәмә 15 март утырышында Бәләбәй мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Хәзер инде Нурмөхәммәт Хөсәенов республика Югары мәхкәмәсе президиумы аша ул карарны гамәлдән чыгарырга җыена. Анда да үз максатына ирешә алмаса, ул Русия Югары мәхкәмәсенә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә җыена.

Күптән түгел Нурмөхәммәт әфәнде мәхкәмәгә документлар әзерләү эшләре белән Уфада булып китте һәм Азатлыкка кайбер бик тә сәер хәлләрне сөйләде:

"Бер ел элек мине мөдир эшеннән канунсыз бушатканнан соң халык ризасызлыгы көчле булды. Нәтиҗәдә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Юрий Мурмиловны эшеннән алырга мәҗбүр булдылар. Аның артыннан ук Мурмиловның урынбасары Илдар Саттаровны да кәнәфиеннән төшерделәр.

Безнең таләпләр нигезендә республиканың Хисап пулаты Мурмилов эшләгән чордагы финанс эшчәнлеген тикшереп бик күп акча белән шаярулар очракларын ачыкланды. Әмма боларны җәмәгатьчелеккә чыгармый яшереп калдылар. Мин авырлыклар белән аларны кулга төшереп, ул документларны интернетка куйдык. Ләкин мине эштән алу карарына кул куйган мәгариф бүлеге мөдире Наталья Лаврова ике ел эчендә 12 миллион сум акчаны максатсыз куллануына карамастан, эшендә утыруын дәвам итә. Район хакимиятендәгеләрнең дә финанс хилафлыгы игътибарсыз калды, ул документлар прокурор өстәленә салынуга карамастан.

Ләкин иң һушны алыр вакыйгалар алар түгел. Мин үземнең эшне кулга алгач анда Бәләбәй мәхкәмәсе хөкемдары Анатолий Антоновның дүрт томлык эш эченә дистәгә якын үзе ясаган уйдырма документлар тутыруын ачыкладым. Шулар ярдәмендә ул шикаятьне минем файдага хәл итмәде.

Шуннан соң мин өч тапкыр хөкемдарларның квалификация комисссиясенә мөрәҗәгать иттем. Ике тапкыр үзем, берсен Русия президентының Башкортстандагы вәкиллеге аша. Минем шикаятьләрне кире кайтардылар, Русия президенты вәкиллегенекен тикшерү өчен кире Бәләбәй шәһәренә җибәрделәр. Бу инде бернәрсә дә эшләмәгез дигән сүз дип аңлыйм.

Миңа каршы документларның ялган булуы турында дәлилләп Башкортстан Югары мәхкәмәсе рәисе Михаил Тарасенкога да мөрәҗәгать иттем. Аның урынбасары Рафат Юлдашев хөкемдарның эшенә кысыла алмаулары турында хәбәр итте. Мин бит хөкемдарның җинаять кылуы турында мөрәҗәгать иткән идем.

Шуннан мин тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Алардан да шундый ук җавап алдым. Шуннан мин ил президенты Владимр Путин телевидение аша халык белән аралашкан вакытында аңа телефон аша сорау җибәрдем. Анда хөкемдарның документлар ясап җинаять эшләвен, аның турында кайда гына мөрәҗәгать итсәм дә, уңай җавап алалмавым турында белдердем һәм илдә кануннар бармы дигән сорау куйдым. Аңа әлегә җавап булмады.

Бәлки шуның тәэсирендәдер, Бәләбәйдә тикшерүчеләр эшли башлады. Әле генә телефон аша мәгариф бүлегендә тагы 9 миллион сум акчаның максатсыз кулланылуы ачыклануын хәбәр иттеләр. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Илдә канунсызлык көннән-көн чәчәк ата. Ришвәтчелекнең үзәген мәхкәмәләр тәшкил итә. Болай барса, түрәләр анархиясе дәүләтенә әйләнәчәгебез көн кебек ачык."

XS
SM
MD
LG