Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Кырымтатар Мәҗлесе Европа Берлеген Русиягә чикләүләрне кырыслатырга чакыра


Рефат Чубаров

Рефат Чубаров

12 майда Европа парламенты Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга багышланган резолюцияне тикшерә.

Кырымтатар Мәҗлесе лидеры, Украина парламенты депутаты Рефат Чубаров Европа Берлеген Русиягә керткән чикләүләрне кырыслатырга чакырды. Аерым алганда ул, вакытлыча нефтькә эмбарго кертергә, һәм шулай ук Мәскәүне банк коммуникацияләр системасы SWIFTтан чыгарырга чакырды.

"Кырымтатарларга карата репрессияләр көчәйгәндә безнең максат халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә карата тагын кырысрак чикләүләр кертүгә җәлеп итү", диде Чубаров.

12 майда Европа паралменты Русия тарафыннан кырымтатарларның хокукларын бозуга багышланган резолюцияне тикшерәчәк. Шулай ук көн тәртибендә Русия аннексияләгән Кырымда демократия проблемнарына багышланган дебатлар да каралган.

26 апрельдә Русия хакимиятләре контролендә булган Кырымның Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесен экстремист оешма дип танып, аның эшчәнлеген Русиядә тыйды. Халыкара Amnesty International оешмасы бу карарны гаеләде.

2014 елда Мәҗлес Русиянең Кырымны үзенеке итүгә каршы чыкты. Узган елның 20 сентябреннән Мәҗлес Русия аннексияләгән Кырымны изоляцияләү өчен вакыты чикләнмәгән чаралар башлады. Аның максаты сәяси тоткыннарны азат итү, халыкара күзәтүчеләрнең Кырымга бернинди каршылыксыз кереп йөри алуы һәм ярымутрауда кырымтатарларны эзәрлекләүне туктату иде.

XS
SM
MD
LG