Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердловски өлкәсендә янгында 9 кеше, аның 5се бала, һәлак булган


Сугой Лог шәһәрендәге йортның мунчасында янгында тугыз кеше һәлак булган, аның бишесе бала дип хәбәр ителә.

Свердловский өлкәсенең Сугой Лог шәһәрендәге йортның мунчасында янгында тугыз кеше һәлак булган, аның бишесе бала дип хәбәр ителә. Бу балалар 2008-2013 елда туган. Әлеге хәл 9 май төнендә, җирле вакыт белән берләр тирәсендә була.

Русия тикшерү комитетының төбәк бүлеге ут белән саксыз эш итү сәбәпле янгын чыккан булырга мөмкин, әмма экспертиза нәтиҗәләре генә ни булганны ачыклаячак, дип хәбәр итә. Җинаять эше ачылган.

Бер ир-ат бу янгын эченнән тәрәзә аша чыгып котыла алган, аны хастаханәгә салганнар.

XS
SM
MD
LG