Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Үлемсез полк" йөрешенә мәктәп балалары күпләп җәлеп ителде


Уфада "Үлемсез полк" йөрешендә күп балалар катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Уфада "Үлемсез полк" йөрешендә күп балалар катнашты

9 май Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Башкортстанда төрле бәйрәм чаралары узды. Уфада "Үлемсез полк йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты, күбесе мәктәп яшендә балалар иде. Аларга күмәк халыкны күрсәтү өчен мотлак катнашырга кушылган.

Уфада чаралар җиңүчеләр маршы белән башланды. Ветераннар тынлы оркестр озатуында Ленин паркыннан Якутов паркына кадәр йөреш уздырды. Якутов паркында Җиңү язы дигән бәйрәм оештырылды.

Парламент рәисе Константин Толкачев һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов (у)
Парламент рәисе Константин Толкачев һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов (у)

Җиңү паркында узган чараларда Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов), Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәлләренә, ике тапкыр Советлар берлеге батыры Муса Гәрәев каберенә чәчәкләр салды, ветераннар белән аралашты. Тыл батырларына һәйкәл куелачагын белдерде.

Уфа янындагы Первушино һава аланында “Тыныч күк” дип исемләнгән хәрби-патриотик бәйрәм узды. Һава аланында заманча очкычлардан алып Икенче дөнья сугышы елларындагы очкычларга кадәр күккә күтәрелде, парашютлардан сикерү оештырылды. 2500 сумга акчасын түләп, хәвефсезлек турында киңәшләр алганнан соң һәркемгә парашюттан сикерерү мөмкинлеге тудырылды. Тик теләүчеләр бик аз булып чыкты.

Башкаланың һәр мәйданында, шулай ук республиканың шәһәр һәм районнарында төрле чаралар оештырылды.

"Үлемсез полк"та катнашучылар
"Үлемсез полк"та катнашучылар

Иң колачлы чара – "Үлемсез полк"та быел 20 меңләп кеше катнашты. Күбесе мәктәп яшендә балалар. Аларга күмәк халыкны күрсәтү өчен мотлак катнашырга кушылган.

Чарада катнашучылар Цирк бинасы каршында җыелып, бабалары һәм әбиләренең сурәтләрен күтәреп, башкаланың Октябрь проспекты буйлап Ленин мәйданына кадәр юл узды. Балалары белән катнашучылар да шактый иде. Халык ташкыны бер сәгатьтән артык агылды. “Үлемсез полк”ның алдында барабанчылар барды, алардан соң байраклар белән кадетчылар атлады.

Барабанчылар
Барабанчылар

Башкортстанда ветераннар сафы исә кимүгә бара. Быел барлыгы 3131 ветеран Җиңү көнен күрә алды. Узган елны аларның саны бер меңгә күбрәк иде. Башкортстаннан 26 ветеран Мәскәүдә узган чараларда катнашты.

Башкаладагы Җиңү көне уңаеннан бәйрәм кичен салют атулар белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG