Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54

Рәсми Уфа Чечняда яраланган полиция хезмәткәрләре турында дәшми


Грозныйда тикшереп үткәрү капкасына куелган видеокамерадагы язмадан

Грозныйда тикшереп үткәрү капкасына куелган видеокамерадагы язмадан

Грозныйда интихарчылар һөҗүмендә яраланган алты полиция хезмәткәре арасында башкортстаннар да булган дип хәбәр ителә. Һөҗүм итүчеләрнең кем икәне ачыкланган.

9 май иртәнге 6 сәгать 30 минутлар тирәсендә Грозныйда ике кораллы сугышчы һөҗүме вакытында алты полиция хезмәткәре яраланды. Өч хезмәткәр каты яраланган дип хәбәр ителә. Яраланучылар арасында Башкортстан полициясенең Чечняга вакытлыча килеп эшләүче хезмәткәрләре дә булган.

Бу тикшереп үткәрү капкасы Чечня башкаласы Грозный шәһәре читендә Алхан-Калага бара торган юлга урнашкан. Интерфакс мәгълүматларына күрә, әлеге ике кораллы сугышчы хайваннарыбызны эзләргә чыктык дип әлеге капкага якынлашкан. Сугышчыларның берсе шартлаткычны шартлаткан һәм үзе дә һәлак булган, ә икенчесе граната ыргыткан. Пистолет белән коралланган граната ыргытучыны полиция хезмәткәрләре атып үтергән.

Чечня куәт оешмалары белдерүенчә, кораллы сугышчылар Грозныйның Киров бистәсендә яшәүче 1991 елгы Ахмед Иналов һәм 1989 елгы Шамил Джанаралиев булган. Русия Җинаятьләр кодексының 317нче маддәсе (хокук саклау оешмасы хезмәткәре тормышын куркыныч астына кую), 222нче маддәсе (канунсыз корал куллану) нигезендә җинаять эше ачылган.

Азатлык Башкортстан эчке эшләр министрлыгына шалтыратып әлеге полиция хезмәткәрләренең Грозныйга күпмегә китүен, яраланучыларның кемнәр булын белергә теләгән иде, әмма "мәгълүматны Русия һәм Чечнядагы эчке эшләр министрлыклары гына бирә" дигән җавап алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG