Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сара Шибетта: "Татар мәдәниятен яратам"


Сара Шибетта
Сара Шибетта

Флоренциядә туган итальян кызы Сара Шибетта татар мәдәниятенә гашыйк. Азатлыкка ул татар теле белән кызыксыну сәбәпләрен сөйләде.

Татар теле белән кызыксыну төрле милләт вәкилләрендә күзәтелә. Еш кына алар татар теле яки Татарстан белән бәйләнеше бөтенләй булмаган хәлдә Тукай телен үзләштерә. Азатлык радиосы андый шәхесләр белән даими таныштырып бара. Чират Италиягә җитте.

Сара Шибетта Италиянең Флоренция шәһәрендә туып үскән. Хәзерге вакытта Парма шәһәрендә яшәп, университетта чит телләр өйрәнә. Социаль челтәрләрдә аның татар теленә мәхәббәте турында сүзләре тарала бара. Вакыт табып, ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

–​ Сара, татар теле белән кызыксыну Сездә ничек уянды? Казанда булганыгыз бармы әллә?

– Юк, Русиядә, гомумән, булганым юк. Шуңа карамастан, бик нык Казанга барасым килә. Фотосурәтләр буенча матур Кирмән һәм аның музеен күрәсем килә.

Бер тапкыр интернетта "Шүрәле" музыкаль төркеме башкаруында "Эх сез матур кызлар" җырының видеосын күрдем. Җыр бик күңелле һәм матур, музыкантлар да миңа бик нык ошады. Facebook челтәрендә аларны таптым, татар икәннәрен белдем. Моңа кадәр татарлар турында ишеткәнем дә булмаган килеш, эзләнә башладым.

Татар һәм рус телләрендә интернетта татар документаль фильмнарын, комедияләрен карый башладым. Миңа бик "Нәгыймә" һәм "Мәхәббәт ул йөрәк эше" фильмнары ошады. Алар аша татар гореф-гадәтләре, гаиләләре турында белә алдым. Шулай итеп татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксына башладым да.

–​ Рус телен Сез кайдан өйрәндегез соң?

– Университетта мин рус телен өйрәндем. Хәзер дә өйрәнәм. Моннан тыш француз һәм инглиз телләрендә сөйләшә алам.

–​ Татар телен өйрәнеп буламы соң? Ничек өйрәнәсез?

– Әйе, татар телен өйрәнергә тырышам, аеруча татар дусларым белән интернеттан аралашканда. Татарлар бик ачык һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Күптән түгел "Ана теле" интернет ресурсы барлыгын белдем, хәзер татар телен аның аша да өйрәнәм.

Моннан тыш ТНВ каналында "Переведи" тапшыруын карыйм, ул бик нык ярдәм итә. Анда русча-татарча гына түгел, инглизчә-татарча да тәрҗемә итәләр, миңа бу гыйбарәләрне истә калдырырга бик ярдәм итә.

–​ Татарда төгәлрәк нәрсәләрне ошаттыгыз соң?

– Татар мәдәниятендә барысын да яратам! Татар модасы миңа бик ошый, милли киемнәрегез искиткеч! Гадәтләрегез дә бик кызыклы, мисал өчен Сабан туе бәйрәме. Татар фильмнарын, Татарстан турында документаль картиналарны яратып карыйм. Милли ашларыгыз бик тә кызыклы. Сүз уңаеннан, бездә Италиядә "струффоли" дигән ризык бар, ул бик нык сезнең чәкчәккә охшаган, шул ук диярлек ашамлыклар кулланыла.

Казан Кирмәненең матурлыгы белән сокланам, искиткеч матур ул! Казан шәһәрендә булмасам да, аңа инде гашыйк булдым. Казанга барып кайтырга өметләнәм!

Error rendering VK.

–​ Италиядә татарлар турында беләләрме?

– Минемчә, Европада яшәүче татарларга күбрәк чаралар үткәрергә кирәк. Безгә татар мәдәнияте, теле, халкы турында якыннан танышу өчен төрле мәдәни чаралар кирәк.

Миңа кешеләргә татар мәдәнияте турында сөйләргә рәхәт. Хәзер дә хәтерлим: рус әдәбияты дәресендә укытучыбыз Татарстан һәм татарлар турында сорады, һәм мин барысына да рәхәтлек белән татарлар турында сөйләп бирдем. Татарча берничә гыйбарә әйткәч, барысы да бик нык гаҗәпләнделәр.

Күптән түгел университетыбызның мөселман студентлары безне гарәп мәдәнияте һәм ислам диненә багышланган чарага чакырды, шунда мин татарлар турында да сөйләдем. Гүзәл Кол Шәриф мәчетен күргәч, Казан аларга да хуш килде.

–​ Италия татарлары белән очрашканыгыз бармы?

– Күптән түгел генә бездә Италиядә "Tatare in Italia" дигән мәдәни оешма барлыгын белдем. Ул илдә яшәүче татарларны берләштерә һәм даими ошрашулар оештыра икән. Әлегә анда катнашканым булмады, ләкин якын арада Римга барып, аларның чараларында катнашасым килә, кызыклы татарлар белән танышасым килә.

XS
SM
MD
LG