Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Телевизор котыртканга алданмагыз, җәмәгать, Икенче дөнья сугышы әллә кайчан бетте, тарих китапларына язылып калды, аны бүген котырып куертырга, аннан сугыш истериясе ясарга кирәкми! Алайга китсә, Беренче дөнья сугышында, Гражданнар сугышында, Япон сугышында үлгәннәр дә "менә генә", каберләре дә, һәйкәлләре дә юк. Аннан ары китсәк, Казан өчен сугышларда үлгәннәр дә "истәлек" сорарга мөмкин. Гомумән, дөньяда беркем дә гранит ташка алтын хәрефләр белән язылу өчен яшәмәсен, менә без дә үләрбез, баш өстенә бер такта куйсалар ярый, куймасалар да ярый, 100-200 ел үткәч барыбер тигез җир булырбыз.

Ә "истәлек" истериясе – бик яман нәрсә. Мисал өчен, алып карыйк әрмән-төрек мәсьәләсен. Беренче дөнья сугышы вакытында, дошман Истанбулга бәреп керергә торганда, Төркия әрмәннәре эчтән сугыш башлаган, ну, төрекләр бастырган, ну, артык кырыслыклар да кылган. Шуннан бүгенге көндә әрмәннәр үзләренең Матенадаран дигән мемориалында бөтен милләтләрен, өч яшьтән башлап, төрекләргә һәм тулаем төркиләргә каршы нәфрәт рухында тәрбиялиләр һәм моның чиге юк.

Әгәр, әйтик, бездә дә шундый бер "мемориал" булса, без әле Куликово өчен урысларга каршы гына түгел, Новгородтан төшеп Идел буйларын талаган варягларга (шведларга) каршы да кан дошман булып тәрбияләнер идек! Әмма ләкин, чынбарлыкта кайсы гына бүгенге татарның меңъеллык канында урыс-швед геннары юк һәм кайсы гына урысның канында татар геннары юк?

Зөбәер Мифтахов, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG