Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Җиңү бәйрәме хәрби техника янында дәвам итте

Чаллыда Җиңү бәйрәме тантаналарыннан соң балалар һәм өлкәннәр шәһәрнең төрле урыннарында куелган танклар һәм башка хәрби техника янында булды. Соңгы елларда Чаллының төрле урыннарында сугыш чорындагы хәрби техника саны арта бара. Чаллының Яңа шәһәр өлешендә, 43нче бистәдә, ГЭСта танк һәм артиллерия корылмалары бар инде. Көзен узачак Дума сайлавында сайланырга җыенучы Бердәм Русия фиркасе вәкиле Әлфия Когогина Җиңу паркында тагын берне куйдырып популярлыгын арттырмакчы.

XS
SM
MD
LG