Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Кырым прокуроры Поклонская 9 май йөрешенә икона күтәреп чыкты


2016 елның 9 мае, Акмәчет, Кырым

2016 елның 9 мае, Акмәчет, Кырым

Кырымның Русия билгеләгән прокуроры “Үлемсез полк” йөрешенә Николай II иконасын тотып чыкты. Кремль яклы галим моны хуплады.

Акмәчеттә 9 май “Үлемсез полк” йөрешен кулына Николай II иконасы тоткан прокурор Наталья Поклонская җитәкләде. Журналистларга Поклонская икона тотып чыгуның сәбәбен узган ел булган бер вакыйга белән аңлатты.

2015 елда ветераннар белән очрашуда сугышта катнашкан бер олы кеше сугыш кырында аңа Николай II күренеп үлемнән саклап калганын сөйләгән, имеш.

Поклонскаяны фәлсәфәче Павел Святенков яклап чыкты. Икенче дөнья сугышында җиңү "беренчесенең дәвамы" дип язды Кремль яклы тарихчы.

XS
SM
MD
LG