Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бавариядә тимер юл вокзалында ир дүрт кешене яралаган


Бавариядә тимер юл вокзалында бер ир пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралаган. Ир-ат тоткарланган.

Бавариядә тимер юл вокзалында пычак белән һөҗүм иткән бер ир тоткарланган. Бу хакта DPA мәгълүмат агентлыгы хәбрә итә.

Әлеге хәл Мюнһеннән көнчыгышка таба Графинг шәһәрендә сишәмбе иртән булган, дип белдерелә. Башта Мюнһендә һөҗүм иткәннәр дип хәбәр ителгән иде.

Һөҗүм вакытында дүрт кеше яраланган, берсенең хәле авыр. Полиция тикшерү башлаган. Һөҗүм итүченең кем булуы белдерелми. Әлеге хәлне күрүчеләр ир-ат "Аллаһу әкбәр!" дип кычкырды, дип әйткән.

XS
SM
MD
LG