Accessibility links

Министрлык 2019 елга кадәр хезмәт хакларын арттырмаска киңәш итә


Казан үзәгендә хәер сораучы татар апасы, 9 май, 2016 ел
Казан үзәгендә хәер сораучы татар апасы, 9 май, 2016 ел

Икътисади үсеш министрлыгы 2016-2019 елларда хезмәт хакын һәм пенсияләрне арттырмыйча, икътисади кризистан чыгып булачак, дип саный.

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы үзенең яңа проектында кризис чорында халыкның хезмәт хакларын арттырмаска киңәш итә. Проект өлгесенә сылтаманы "Коммерсант" бастырып чыгарган.

Икътисадны 4.5% үсешкә җиткерү максатына ирешү өчен халыкның керемен һәм сатып алу мөмкинлекләрен киметергә кушылган. 2016-2017 елларда эш хакын арттырмаска, 2018-2019 елларда аның өчен өстәмә акча бирергә планлаштырыла. Пенсияләрне 2016 елда 4.8%, 2017 елда 2% киметеп, алдагы елларда инфляциягә карап арттырырга дип тәкъдим ителә.

"Коммерсант" язуынча, бу очракта 2018 елда ярлылар саны 14% булачак. Статистикаага караганда, 2015 елда Русия халкының кереме 4% кимегән.

XS
SM
MD
LG