Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русиядәге сәяси тоткыннар турында инглизчә мәгълүмат тарата


LetMyPeopleGo кампаниясе кысаларында украин, кырымтатар тоткыннарының Русиядә, Кырымда хокуклары бозылуы турында инглиз телендә китапчыклар таратыла.

Көнбатыштагы хокук яклау институтлары, Европа парламенты һәм халыкара оешмалар өчен инглиз телендә әзерләнгән китапчыкларда ЕвромайданSOS хәрәкәте Русия төрмәләрендә утырган сәяси тоткыннарның хокуклары бозылуы турында мәгълүмат туплаган. Анда тоткыннарны газаплаулар, канунсыз рәвештә Украинадан Русиягә китерү очраклары теркәлгән, барлыгы 16 мисал китерелгән.

LetMyPeopleGo кампаниясе активистлары Русиядәге украин тоткыннарының хәленә халыкара игътибарны җәлеп итәргә тели. Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Русиядә 13, оккупациядәге Кырымда 12 украин тоткыны бар. Алар арасында Ахтем Чийгоз, Надежда Савченко, Олег Сенцов, Александр Кольченко аеруча билгеле.

Украина Югары радасы 2014 елның 20 февралендә Кырымны "вакытлыча оккупациядәге төбәк" итеп игълан итте. Март аенда Русия референдум уздырып Кырымны "үзенеке" дип белдерде һәм моны "тарихи дөреслекне торгызу" дип атады.

XS
SM
MD
LG