Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

Төркиянең Диярбакыр шәһәрендә машинага куелган бомба шартлауда 13 кеше яраланган


Мәгълүмат чаралары полиция хезмәткәрләренә һөҗүм оештырылган, дип хәбәр итә.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Диярбакыр шәһәрендә машинага куелган бомба шартлатылып 13 кеше яраланган. Яраланганнарны күпләгән ашыгыч ярдәм машиналары белән алып киттеләр, дип хәбәр итә CNN Turk. Шартлау бронялы полиция машинасына да зыян салган, дип хәбәр ителә. Reuters-ка иминлек хезмәтеннән "полициягә һөҗүм оештырыды, 13 хезмәткәр яраланды", дип хәбәр иткәннәр.

2015 елның җәеннән бирле, көрдләр белән өч елга сузылган килешүдән соң, Төркия хакимияте һәм көрдләр арасында низаглар яңадан башланды.

31 мартта күпчелеге көрдләр яшәгән төбәктәге Диярбакыр шәһәрендә полиция утырган машина узып барганда бомба куелган машина шартлатылды. Полициянең җиде хезмәткәре һәлак булды, 27 хезмәткәр яраланды. 22 апрель Төркиянең көнчыгышында хәрби машина шартлатылды, өч кеше һәлак булды. 12 апрель илнең көньяк-көнчыгышында жандармерия ныгытмасында машина шартлатылды, 1 хәрби һәлак булды, 20 кеше яраланды. 14 гыйнварга каршы төндә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Чинар шәһәрендә полиция бүлегенә һөҗүмдә биш кеше һәлак булды, 40 яраланды. Чинар шәһәре Диярбакыр вилаятендә урнашкан.

XS
SM
MD
LG