Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

Абдурешит Джеппаров: "Кырымтатарларны эзәрлекләү – азатлыкка омтылышны изү ул"


Кырымда кырымтатарларны тоткарлау, тентүләр, хәбәрсез югалулар даими хәлгә әйләнде. Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров: "Без үз ирегебез өчен көрәшергә тиешбез", ди.

12 май Бакчасарайда берьюлы биш кырымтатар йортына кораллы, битлекле кешеләр килеп тентүләр башкарды. Берничә кеше, шул исәптән Мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеров тоткарланды. Ике ел оккупация хәлендә яшәгән Кырымда мондый хәлләр даими күренешкә әйләнде. Шушы вазгыять турында Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән сөйләштек.

"Кырымда май башында массакүләм рәвештә тоткарланганнарның һәммәсе кырымтатарлар булганы инде билгеле һәм моны исбатларга да кирәкми", дип башлады сүзен Абдурешит Джеппаров.

"6 май Молодежныйда 150 кеше, 7 май Кизләүдә 25 кеше, 1 апрель Акмәчет районында “Багдад” кафесында 21 кеше, һәм дә Акъяр (Севастополь) мәчетендә тоткарланучылар - барысы да кырымтатар. “Багдад” кафесында булган 35 кеше арасыннан бары тик кырымтатарларны сайлап алып тоткарладылар, аларга тупаслык күрсәтеп, түбәсентеп автобуска утыртып алып киттеләр, бармак эзләрен алгач, җибәрделәр.

Бу акцияләр кырымтатарларны куркыту, аларның иреген, азатлыкка омтылышларын изү өчен оештырыла. Моннан без шуны аңлыйбыз: һәрбер кырымтатар, булсын өлкән яшьтә, булсын бала-чага, булсын үз йортында, урамда, мәчеттә, йоклаган урынында үзенең иминлеге өчен имин түгел. Ишек-тәрәзәләрне ватып, аларның йортларына басып керергә, төрлечә кыланып, ни теләсә шуны эшләргә мөмкиннәр. Бу нәрсәләр канун буенча эшләнәме? Бу турыдан туры садизм, идиотизм", диде Абдурешит Джеппаров.

14 кырымтатар сәяси тоткыны төрмәдә

Сүзен дәвам итеп Абдурешит Джеппаров бүген төрмәдә 14 кырымтатар сәяси тоткыны утырганын, дүртесенә 18 майда Акмәчеттә хәрби гарнизонда мәхкәмә көтелгәнен, башта бу мәхкәмәнең Ростовта узачагы планлаштырылганы хакында сөйләде.

"Урланган, югалган кешеләр бик күп. Минем гаиләмдә булган проблемны да һәркем белә. (2014 елда Абдурешит Джеппаровның улы Ислям Джеппаров һәм аның белән бергә югалган аның икетуган абые турында әле дә бернинди мәгълүмат юк). Бүген без үзебезнең ирегебез, киләчәгебез өчен инвестициялибез. Без Кырымда Русия Федерациясе булуының барлык билгеләрен күрәбез”, диде ул.

Мондый вазгыятьтә нишләргә тиешбез дигән үзенең соравына Абдурешит әфәнде үзе җавап биреп: "Без көрәшергә тиешбез", диде. “Бу бандитлар йортыма кермәсен дип мин йортым тирәсендә киртәләр куярга тиешмени? Ләкин мин моны эшләмәм, без башкача көрәшәбез. Тентүләр, йортларга басып керү вакытында шундый очракларны күзәтәбез. Басып керүчеләр үзләре инде берничә минуттан интернетка кереп планшетларыннан карап социаль челтерләрдә аларның гамәлләре хакында инде информация киткәнен күрәләр. Менә бу безнең көрәш ысулларыннан берсе. Безнең барлык Кырым буенча, һәрбер авылда, урамда контактерларыбыз бар. Бер җирдә тентү, йортка басып керү була икән, 15 минуттан бу хакта бөтен дөнья инде белә. Аннары без кеше хокукларын яклау, юридик ярдәм ысулларына тотына башлыйбыз”, диде Абдурешит Джеппаров.

Аксенов белән очрашулар үз-үзен акламады

“Кемнәрдер безнең контакт төркемен барлыкка китерү эшендә Кырымның Мәскәү билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов катнашты дип уйлый. Бу төркем минем инициативам белән барлыкка килде (2014 ел). Ә инде аның составын минем улым югалган вакытта тупланган кешеләр тәкъдим иткән иде. Аксеновның исә бу төркемгә бер катнашы юк. Әйе, безнең аның белән кирәк булганда очрашырга дигән килешүбез булган иде. Без аның белән дүрт тапкыр очраштык. Соңгы тапкыр 2015 елның 5 февралендә очраштык. Бу очрашулар вакытында кайбер мәсьәләләр хәл ителгән иде. Мәсәлән, 3 май (2014 ел) вакыйгаларында, ягъни Кырым-Украина административ чигендә Мостафа Җәмилевне каршылауда катнашуда гаепләнеп сак астына алынган биш кеше азат ителгән иде. Аннары без бу очрашулар үз-үзен акламаганын күреп, алардан ваз кичтек. Югалган кешеләр хакында ул бернинди мәгълүмат бирә алмый иде, гомум сүзләр белән чикләнеп безне тынычландырырга тырыша иде. Безгә бу кирәкми иде. Аның өчен без аның белән очрашмыйбыз, без кеше хокукларын яклаучы группа кебек хәрәкәт итәбез. Каядыр нидер була икән, без анда барабыз, кешеләр белән очрашабыз, булган вакыйга турында акт төзибез, аны документлаштырабыз, информация бирәбез, моның белән юридик, кеше хокукларын яклаучы кебек эшлибез,”, диде Джеппаров.

Белешмә: 2016 елның 28 февралендә Абдурешит Джеппаров кеше хокуклары шурасының Мәскәүдә узган утырышында катнашкан. Ул Кырым буенча вакытлы эшче төркемнең эксперты буларак билгеләнгән. Джеппаров әйтүенчә, бу шураның Русия президенты каршында булуы - ул президент йә дәүләт яклы дигән сүз түгел. Шура елга бер тапкыр президент белән очрашып, кеше хокукларының кайда, ничек бозылуы турында сөйләшә.

XS
SM
MD
LG