Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00

"Обамка" туңдырмасы җитештерүне АКШның Русиядәге илчелеге "Соңгы вакытта Русиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рәвешен алганда бигрәк тә кызганыч", дип бәяләде.

Чаллыдагы "Славица" ширкәте "Обамка" дип аталган туңдырма җитештерүне туктаткан. Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге исем белән туңдырма сынау рәвешендә генә җитештерелгән булган. Азатлык әлеге ширкәткә шалтыраткач, кабул итү бүлмәсендәге Татьяна исемле хезмәткәр: "Бездә ул исем белән туңдырма җитештерелмәде", диде, әмма җитәкчелек белән тоташтырудан баш тартты. Шул ук вакытта "Славица"ның финанс директоры Анатолий Рагимханов 29 апрель көнне Фейсбукта туңдырма даими җитештерүгә куелды, дип язган иде. 11 май Рагимханов бу язуны һәм фотоларны үз битеннән алып атты.

Русиядә АКШ илчелеге пресс-атташесы Вильям Стивенс "Реальное времяга" туңдырма җитештерүне "Соңгы вакытта Русиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рәвешен алганда бигрәк тә кызганыч", дип белдергән.

Русиядә расизм чаткылары белән тауар җитештерү беренче очрак түгел. Яңа ел бәйрәме алдыннан Петербурдагы "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять АКШ президенты Барак Обаманы, кара тәнле булуына ишарәләп, маймыл баласы итеп сурәтләгән календарь такталарны сатуга чыгарган иде. Куна такталары Казандагы "Бәхетле" кибетләрендә дә сатылды. АКШның Русиядәге илчелеге әлеге хәлгә ризасызлык белдергәч, такталар сатудан алынды, "Бәхетле" ширкәте гафу үтенде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG