Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылы мәдәният йортына быел 83 ел тула. Бу еллар дәвамында клубка ремонт булмаган. Бүгенге көндә аңа җимерелү куркынычы яный.

Бер гасырга якын вакыт эчендә Арташ авылы мәдәният йортына, түбәсен тактадан шиферга алыштыруын санамаганда, бер генә тапкыр да ремонт булмаган. Өч ел элек клубның 80 еллыгын билгеләгән көннәрдә Татарстанның мәдәният министрына кадәр барып җитүчеләргә ул: “Клубыгызга ремонт булырга тиеш, ул чират буенча 47нче урында тора, көтегез!” дигән булган. "Хәзер инде алай ук ерактан белешмиләр икән, ә менә район җитәкчеләре, быел булмый, ремонт киләсе елга булачак дип ышандырды", ди клуб мөдире Марсель Шәйдуллин. “Клуб чараларына да районнан килми башладылар, әллә оялалар инде район түрәләре бу клубка карарга”, диләр авыл кешеләре.

Тыштан бик шыксыз булса да, клуб эче алай ук ямьсез түгел. Анда үз көчләре белән авыл шурасы җиңелчә төзәтүләр уздырган.

Клуб мөдире Марсель Шәйдуллин

Клуб мөдире Марсель Шәйдуллин

Авыл клубын салырга 1933 елда, мәчетләрне клубларга, складларга әйләндергән заманда, авыл кешеләре “клубны үзебез салабыз, мәчеткә генә тимәгез!” дип үзләре тотынганнар. Шулай дисәләр дә, мәчет барыбер мәчет булып түгел, мәктәп булып калган. Аның манарасын кисеп төшергәннәр. Авыл ирләре колхоз эшеннән бушаган вакытларында сәмәннән кирпеч салганнар. Авылда ком да, кызыл балчык та булганга күрә, клубның дүрт миченә дә кирпечне үзләре сугып, үзләре яндырып, мичләрен дә үзләре салганнар. Клуб районда бердәнбер типовой клуб буларак барлыкка килгән. Аның китапханәсе дә, зур гына залы, сәхнә артында артистлар бүлмәсе, киң генә коридоры булган. Ул хәзер дә нәкъ шул көе. Анда үзгәртеп корылышлар булмаган. Тик 83 ел буена сәмән кирпечне кәҗәләр кимергән, тишек-тошыклар күбәйгән. Хәзер инде клуб газ белән җылытылса да, кыш көне анда бик салкын була. Иң мөһиме - бүгенгә кадәр авыл клубы мәдәният учагы булудан бер генә көнгә дә туктамаган.

Бу авыл клубында беренче көннән алып бүгенге көнгә кадәр бары тик алты гына клуб мөдире эшләгән. Шулардан Сания Мөбәрәкшина 41 ел клуб мөдире булып торган. Бүгенге клуб мөдире Марсель Шәйдуллин инде 25 ел буе шушы эшне алып бара. Заманында 168 хуҗалык булган авылда хәзер инде 50 генә йорт. Ләкин һәрвакытта да тамашаларга авыл халкы тулып килгән, ул бүген дә шулай.

Айдар Сәлахов чыгыш ясый

Айдар Сәлахов чыгыш ясый

Шушы көннәрдә генә авыл халкы “Авылыбыз алдынгылары белән горурланабыз” дигән кичәгә җыелды. Бу кечкенә авылда Татарстанның атказанган механизаторы да, бу авылдан чыккан Татарстанның атказанган табибы да, һәм атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек булганнар да өчәү икән. Клуб мөдире аларның барсын да клубка чакырып авыл кешеләре очрашу уздырды. Алар арасында бу авылда туган язучы- эзтабар Шаһинур Мостафин да бар иде.

Очрашу ике ел элек вафат булган музыка белгече Фәйзулла Туишев исемендәге бүләккә лаек булган, гомер буе Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыткан Илдус Сәлаховны искә алу белән башланып китте. Бу очрашуга аның ике улы, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәгән, Гнесиннар исемендәге институтта укыган уллары, танылган баянистлар Илдар һәм Айдар Сәлаховлар да кайткан иде. Шулай ук Илдус Сәлаховның күп еллар Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор җыр төркемендә эшләгән, бүгенге көндә Казан районнарының берсендә мәдәният бүлеге җитәкчесе булган кызы Лилия Сәлахова да катнашты. Мәскәүдәге “Шүрәле” музыкантлар төркеме җитәкчесе, баянчы буларак дөньякүләм бүләккә ия булган Илдар Сәлаховка Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелгәне дә мәгълүм.

Авыл талантларга бик бай. Бу очрашуда авыл үзешчәннәре дә, Алабуга мәдәният көллияте укучылары да, укытучылары да, Илдус Сәлаховның тормыш иптәше Наилә ханым да катнашты.

Авыл мәчете

Авыл мәчете

Бүгенге көндә авылда ике мәчет бар. Беренчесе – узган гасырның 90нчы елларында барлык авыл халкы бергәләп үз көчләре белән салган кечкенә агач мәчет. Ул иске мәчет дип йөртелә. Ә инде узган гасыр башында бабайлар саклап калган күп еллар мәктәп булып хезмәт иткән, тәмам искереп беткән иске мәчетне сүтеп, аның урынына эшкуар Илнур Усманов ике катлы яңа мәчет торгызды. Ул аны бары тик үз акчаларына гына эшләтә, ди авыл халкы. Аның бары тик эчке бизәлешләрен генә бетерәсе калган. "Кризис дигән галәмәт Илнурга да кагылды ахрысы, һаман да очына чыгып җитеп булмый бу эшләрнең", ди авыл имамы Рифат хәзрәт.

"Авылдашлар" дигән баннер

"Авылдашлар" дигән баннер

Авыл халкы түземле халык бит ул. Клубны төзәтерләр әле, эшләгән эшләрне күрерләр әле дип ышаналар алар. Бу очрашуга авыл егете Ренат Гыйззәтуллин төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәрне туплап, сәхнә түренә дүрт метрлы баннер да эшләгән иде. Алгы планга Илдус Сәлахов фотосы куелган. Шулай итеп, авыл кешеләре үткәннәрне дә онытмыйлар, бүгенгеләрен дә хөрмәт итәләр. Элекке бабайлар кебек яңа клубка тотынырга гына хәлләре юк аларның.

Мисыр пирамидалары ничек салынганын аңлаткан, күптөрле фаразлар йөри. Арташ авылы клубын салучыларны да шул рәткә кертеп була. Хәзер техникасы да бар, уңайлыклар да, әсбаплар да күптөрле, ләкин пирамида салучылар күренми. Арташ авылы клубы да шул хәлдә калмасын иде.

XS
SM
MD
LG