Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина халыкара җәмәгатьчелекне кырымтатар геноцидын танырга чакырды


Украина Югары радасы Русиядә кырымтатарларның хокуклары һәм иреклекләре бозылуын "этноцид" дип бәяләде.

Украина Югары радасы БМОга, Европа парламентына, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, Европа берлеге парламент ассамблеясына һәм илләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать кабул итеп, кырымтатарлар геноцидын танырга, Русиянең кырымтатарлар хокукларын һәм ирекләрен бозуын гаепләргә чакырды. Украина парламентында бу мөрәҗәгатьне 240 депутат хуплап тавыш бирде.

Украина парламенты 1944 елда кырымтатарларны илләреннән сөрүне геноцид дип танып, 18 май көнне үтә торган матәм чарасына кушылырга чакырды. Рада Русиянең кырымтатарлар хокукларын һәм ирекләрен бозуын "этноцид" дип бәяләде. Халыкара җәмәгатьчелекне Русиянең Кырымда Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген тыюын гаепләргә чакырды.

"Кырымтатарларга системалы рәвештә басым, Украина ватандашларын милләтенә карап репрессияләү, вакытлыча басып алынган Украина җирләрендә кырымтатарларны, аларның оешмалары булган Мәҗлесне һәм Корылтайны этник һәм сәяси эзәрлекләү кырымтатарларга карата аңлы рәвештә сәяси геноцид булып тора", диелә белдерүдә.

Кырымтатар сөргене

Кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү 1944 елның 18 маенда башлана. Тулы бер халыкны йөк ташу вагоннарына төяп Үзбәкстанга һәм Казакъстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озаталар. Барлыгы 200 меңләп кырымтатар депортациягә дучар була. Халыкның бик зур өлеше сөргеннең беренче елларында ук ачлыктан һәм төрле авырулардан кырыла.

Кырымга кайту максаты куйган милли хәрәкәт 1960 еллардагы "җепшеклек" чорында оеша. Әмма кырымтатар хәрәкәтен совет хакимиятләре эзәрлекли килә. Бары тик 1989 елдан соң гына кырымтатарларга үз җирләренә кайту рөхсәт ителә. Советлар берлегендәге репрессияләр чорында депортациягә дучар булган халыкларның иң соңгы чиратта акланганы – кырымтатарлар.

2014 елның 21 апрелендә Кырым аннексияләнгән Русия президенты Владимир Путин ярымутраудагы халыкларны реабилитацияләү карары имзалый.

26 апрельдә Русия хакимиятләре контролендә булган Кырымның Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесен экстремист оешма дип танып, аның эшчәнлеген Русиядә тыйды.

2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуын рәсми игълан итте. 2015 елның 7 ноябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман имзалады.

Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүнең һәм басып алуның кануный булмавын танып, Русиянең бу гамәлен гаепләде. Көнбатыш илләр шул сәбәпле Русиягә чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG