Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Әле күптән түгел генә Курганда яңа билгеләнгән татар имамын читләштерсәләр, инде аны билгеләгән мәхәллә рәисен дә алмаштырганнар. Мәчет-мәхәлләләр татарлар кулыннан китә бара.

Русия төбәкләрендәге мәчетләргә күбрәк Урта Азия, Төньяк Кавказ вәкилләре йөрсә дә, идарә, химаячеләр шурасы татарлар кулында кала дип сөйләгән иде Дөнья татар конгрессы рәисенең элекке беренче урынбасары, хәзер Татарстанның Петербурдагы вәкиле Ренат Вәлиуллин. Инде менә татарларны идарәдән дә әкрен генә читләштерә башладылар. Шундый хәл хәзер Курган шәһәрендә күзәтелә. Әле күптән түгел генә анда сентябрьдә имам итеп билгеләнгән Али Якуповның өендә тентү, янаулар булып ул кире Урта Әләзән авылына кайтып китәргә мәҗбүр булса, хәзер имамны билгеләгән Курган мөселман оешмасы рәисе Рафаил Галиуллинны вазифасыннан читләштереп, аның урынына башка кешене куйганнар. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Үзегезнең мәхәллә рәислегеннән алынуыгызны кайдан белдегез?

– 9 май бәйрәменә кадәр юстиция идарәсеннән шундый хәбәр килде. Минем урынга таҗик милләтеннән булган Зиедали Мизробовны сайлап куеп, алар оешманы яңадан теркәгән.

Рафаил Галиуллин

Рафаил Галиуллин

Ноябрьдә инициатив төркем, анда казакълар һәм тагын кемнәрдер җыелып, ниндидер мәгънәсез җыен уздырып протокол төзегәннәр. Шул җыелыш нәтиҗәсендә мәхәлләнең башлыгын алмаштыру турында кәгазьләрне теркәү өчен юстиция идарәсенә биргәннәр. Башта, күрәсең, узмаган, әмма 28 апрельдә идарә ул оешманы теркәгән. Устав нигезендә бөтен җыелышлар да идарә рәисе катнашында узарга тиеш. Ягъни, минем катнашымда була инде. Мин юстиция идарәсеннән аларның ул мөрәҗәгатьләрен карамауларын сораган идем. Уздырган җыелышлары кануни түгел дигән документларны идарәгә тапшырдым, шуңа да карамастан алар минем мөрәҗәгатьләрне искә алмадылар.

– Сезне рәислектән алу нәрсә белән бәйле дип саныйсыз?

– Узган елның 9 сентябрендә Мизробовны имамлыктан азат итеп, аның урынына Урта Әләзәннән Али Якупов дигән Коръән хафизны чакырттым. Мизробов урыныннан китүдән баш тартты. Шуннан казакълар, чеченнарны үз ягына аудара башлады. "Имеш татарлар килеп монда бөтен җирләрне үзләштергән" дигән сүзләр ишетелгәләде. Бик хәйләкәр кеше.

Заманында бездә Коръән укый белә торган кешеләр юк иде, шуңа Мизробовны имам итеп куйдык. Тора-бара ул инде шомарды. Аннары имам бит кешеләр белән очраша, аралаша. Үзенә кирәген сөйли. Шуннан ватандашлык алырга булыштык. Инде 15 ел имам булып торды. Менә хәзер инде шундый юлларга бара башлады.

– Сезнең оешма мөфти Нәфигулла Аширов диния идарәсенә карый. Аширов нәрсә ди?

– Аларга үз мәхәлләләрен генә саклап калу кирәк, рәиснең Галиуллин яки Мизробов булуы аңа әллә ни мөһим түгел. Аның өчен берни үзгәрми. Шулай килеп чыга инде.

Тиздән Казанда татар имамнары җыены узачак. Анда катнашмыйсызмы?

– Катнашам.

– Бу мәсьәләне күтәрергә җыенасызмы?

– Карарбыз инде. Ничек килеп чыгар. Яңгыратырга тырышырбыз инде. Ничек кабул итәрләр бит. Мондагы татарлар белән дә очрашып сөйләшербез. Безнең монда татар оешмасы җитәкчесе итеп яңа яшь кеше сайланды – Марат Юнусов – бик акыллы егет. Без инде барысы да кануни булсын дип бернинди провокацияләргә бармадык.

– Курганда татарлар күп бит. Мәчет-мәхәллә җитәкчеләрен яклый алырлык татарлар юк мени?

– Мондый хәлләр Русиядә күзәтелә бит инде. Урта Азия, Төньяк Кавказдан килгәннән соң татарлар инде мәчеткә йөрми башлый. Менә Мәскәүдә дә иске мәчет булганда татарлар йөри иде, аннары инде Урта Азиядән килүчеләр, кавказлар кереп тулды.

Имамнан да күп әйбер тора. Безнең Мизробов җирле татарлар йөрмәсен өчен зур тырышлык куйды. Бик яхшы татар егетләре дә йөрмәс булдылар. Алар намазларын өйдә укый, мәчеткә йөрми.

– Курган шәһәрендә бер генә мәчетме?

– Әйе. Шәһәребез зур түгел. Яңа төзелгән мәчет инде дүрт ел эшләп килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG