Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:03

Казанның бер хосусый мәктәбендә укыган татар балалары биналарыннан чыгарыла. Ата-аналар да, укытучылар да монда сәяси сәбәп күрә һәм үз акчаларына хәрабәдән төзекләндергән биналары өчен көрәшергә җыена.

"Радуга" – 2005 елда төрек химаячеләре тарафыннан ачылып, иганәчеләр, ата-аналар акчасына яшәгән хосусый мәктәп. Аны гамәлгә куючылар – Халыклар ассамблеясе белән Татарстанның "Анадолу" төрек диаспорасы иде. Мәктәп эшен үз бинасында алып барды. Башкаланың Яңа Савин районы, Октябрь урамы 23Б адресындагы йортта элек балалар бакчасы булган. Хәрабәләр хәлендәге бинаны сатып алып иганәчеләр, ата-аналар үз акчасына аны ялт иттерде. 2012 елда бинага өченче кат та төзелә. Бүген исә үз йортлары буларак кабул ителгән бинаны Казан муниципалитеты алардан үзенә тартып алмакчы.

Биредә нибары 143 бала укый. Мәктәптә 1-6нчы сыйныфларда белем бирү оештырылган. Башлангычта сигез сыйныф исәпләнә, ике бишенче һәм бер алтынчы сыйныфлар бар. Шулай ук мәктәпкәчә кадәр ике төркем оештырылган. Гадәттә, 6 сыйныфтан соң укучылар белем алуны Казанның 2нче йә 7нче лицей-интернатта алуны дәвам иттерә.

Казанның 30нчы санлы мәктәбе

Казанның 30нчы санлы мәктәбе

Мәктәп тирәсендәге ыгы-зыгы узган ел ук башланган. “Радуга” хосусый статусын югалтып, Казан муниципалитетына тапшырылган. Бүген ул Казанның 30нчы санлы мәктәбе булып санала. Элеккеге “Радуга”ның бинасы Казан муниципалитетына күчкән, хәзер ул Казанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты милеге булып санала. Ата-аналар да, биредә эшләүче укытучылар да түрәләр оятсызларча хәрәмләшә һәм мәктәпкә лицензияне махсус бирми дип исәпли.

Соңгы дүрт ел элеккеге “Радуга”ның мөдире булып эшләгән, бүген баш тәрбияче вазифасын үтәүче Лилия ханым Аян Азатлыкка мәктәпне астын өскә китерү бер ел элек башланды һәм җилләр федераль үзәктән исә дип сөйләде. Барысы да сәяси заказ белән эшләнүгә охшаган, ди ул.

Лилия Аян

Лилия Аян

– Лилия ханым, “Радуга” ни сәбәпле хосусый статусын югалтты?

– Без яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли идек, әмма бу кемгәдер ошамый, күрәсең. Ниндидер сәяси фәрман булгандыр дип уйлыйм, чөнки барысы да көтелмәгәндә генә килеп чыкты. 2015 елның мартында “Адмирал” базарында янгын чыккач, безгә тикшерү килә дип шалтыраттылар. 10 минуттан соң Казанда нинди тикшерү инстанцияләр бар – шулар барысы да бездә иде. Ул көнне мәктәптә чара узганга күрә кеше дә күп булды.

Кемнеңдер “фас” командасы белән эшләнгәнен соңыннан аңладык. Килделәр, тикшерделәр һәм бинадагы төзелгән өченче катны файдалануга тапшыру өчен документлар кануни түгел дигән нәтиҗә чыгардылар. Шуннан соң китте штраф салулар, мәхкәмәләшүләр. Безгә чат итеп ябыштылар, бәйләнерлек вак сәбәпләр табып тордылар. Уртак фикергә килешергә кирәк иде, компромисска барырга мәҗбүр булдык. Үзенчәлекле һәм нәтиҗәле эшләүче мәктәп таркалмасын, балалар белемен дәвам иттерә алсын, укыту програмы саклансын, юридик зат буларак эшләвен дәвам итә алсын өчен мәктәпне Казан муниципалитет берәмлегенә тапшыру карарына килдек. Сөйләшүләр бик озак барды, балаларга зыяны тимәсен өчен гамәлгә куючылар түрәләр куйган шартларга риза булды.

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Иң кызыгы шунда – “Радуга” эшләгәндә өченче кат балаларга куркыныч тудыра дилеләр, ә муниципалитет мәктәбен оештырырга дип килешенгәч, аңа күз йомдылар, аларга рөхсәт ителде. Икеле стандарт белән эшлиләр булып чыга.

– Бер ел дәвамында 30нчы санлы мәктәп булып эшләгәндә ниләр үзгәрде, ниләр башкарылды?

– Мине вазифадан алдылар, аннары директор итеп “Радуга”ны оештыруда ук катнашып йөргән абруйлы шәхес Илгиз Замановны куйдылар. Ул белеме белән юрист, мәктәп бинасын саклап калыр өчен күпне башкарды. Аннары ул да ярамады, Казан мәгариф идарәсе Илсур Миндубаевны билгеләде. Ул да шул ук курсны дәвам итте. Әмма бу уку елы эчендә төрлесе булды. Мәсәлән, директор безгә Русия ватандашлары, ләкин төрек фамилияле укытучылар эшләмәскә тиеш дигән басым булды дип әйтте. Бездә Төркия ватандашлары юк, әмма ире яки хатыны төрек булган хезмәткәрләр бар. Аларны ата-аналар яклап чыкты. Түрәләр дә андый карар юк, берсен дә эшеннән алмыйбыз, бу канунга каршы килә дип әйтте.

Укыту процессына тыкшынмадылар. Мәсәлән, бездә төрек теле укытыла, ул бернинди дә проблем тудырмый, телисез икән, укытуны дәвам итегез, диде түрәләр. Моңа кадәр төрек бәйрәмнәре уза иде, гамәлгә куючылар алышынгач, алар бетте. Татар теле укытыла, милли гореф-гадәтләр саклана. Дини пропаганда юк. Әйе, күбесе мөселманнар, әниләр арасында яулык бәйләп йөрүчеләр бар, әмма бу мәктәптәге укыту програмына берничек тә тәэсир итми. Ашау тулысынча хәләл. Мәктәптә белем алучы балаларның 95 проценты – татар, бер урыс кызы бар.

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Бинаның өченче катын канунилаштыруга берни эшләнмәде. Без экспертиза ясаттык, үз акчабызны тоттык. Бина яхшы төзелгән, бернинди дә куркыныч янамый, барысы да шалт итеп төзелгән дигән нәтиҗә ясалды. Техпаспорт ата-аналар заказы белән эшләнде. Безнең йөгереп йөрүне түрәләр читтән күзәттеләр генә.

– Бүген сезне бу бинадан ни сәбәпле чыгаралар? Нәрсә дип аңлаталар?

– Һаман да бинаның өченче кат проблемы бар. Бөтен документларны тәртипкә китерер өчен, гадәттә, бер ел вакыт бирелә. Укыту өчен лицензияне алыр өчен дә вакыт кирәк. Әмма уку елы бетә, ә бина безнеке түгел. Ул һаман Казан милек һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетыныкы булып санала. Кайчандыр без аны аукционда сатып алдык. Түләүсез куллану турында килешү бар иде. Һәр 5 ел саен ул яңартылды. Сонгы килешүнең вакыты 2013 елда бетте, без өченче катны төзеп, документларны комитетка тапшырыдык. Ул аукционга чыгарылгач, без 2 млн сумга ул хокукны сатып алдык. Өч катлы итеп төзекләндерелгән бина яңа юридик затка, ягъни 30нчы санлы мәктәпкә бирелергә тиеш иде. Тик шәһәр бу килешүне булдырмас өчен вакытны сузды да сузды. Узган елның Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр бу эш башкарылмады. Бинаны алу өчен, мәктәпне лицензиясез калдырыр өчен махсус шулай тырыштылар. Без инде лицензия алырга өлгермибез. Безне шуңа китереп терәделәр.

– Түрәләр моны ничек аңлата, сезгә хәзер нәрсә тәкъдим итә?

– Бер ел буена безнең арада хатлар йөрде, әмма анык кына аңлатучы табылмады. Сәбәбен әйтмиләр, гомуми сүзләр белән “отписка”лар язып котылалар. Май бәйрәмнәре алдыннан Казанның мәгариф идарәсенә директор, берничә ата-ана чакырылды. 30нчы санлы мәктәп эшләүдән туктый, балалар 113нче санлы мәктәптә укуны дәвам иттерәчәк дип игълан иттеләр. Шул ук вакытта шау-шу куптармаска дип тә “киңәш иттеләр”.

Ата-аналар аңа риза түгел. Күрдек ул мәктәпне, 500 бала укыган белем йортында безнең балалар югалып калачак. Күзәткәнебез дә бар: мәктәп балалары ишегалдында тәмәке тарта. Безнең балалар анда укый алмаячак. Безгә үзебезнең мәктәптә тудырылган мохит бик кадерле һәм мөһим.

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Казанның 30нчы санлы мәктәбе укучылары

Түрәләр мәктәпнең аз комлектлы булуын теләми. Бу турыда онытыгыз, диләр. Русиянең “Мәгариф турында” кануны нигезендә аз комплектлы сыйныфлар булдыру рөхсәт ителә. Дәүләт 25 бала булган сыйныфка акча бүлә, әмма ата-аналар калган акчаны үзе түли икән, рәхим итегез. Безнең ата-аналар хосусый сыйныфлар өчен акча түләргә әзер. Алар болай да түләп укыттылар. Әмма түрәләр моңа да риза түгел. Ике сыйныфны кушалар икән, бер сыйныф укытучысыз кала дигән сүз. Ярты кадр эшсез калачак.

– Бу хәлдән нинди чыгу юлларын күрәсез?

– Ата-аналар 30нчы санлы мәктәпне юридик зат буларак саклап калуны сорый. Бу башкарылмаса, без бинадан колак кагачакбыз. Аңлагыз: без, ата-аналар, аны үз акчабызга төзедек. Бина хәрабә хәлендә иде: түбә, идәннәр, тәрәзәләр юк. Бина тәртипкә китерелде, тәрәзәләр куелды, җылыту системы ясалды, өченче кат төзелде, мебель, төрледән-төрле җиһазлар сатып алынды, тирә-якны матурлау да безнең тырышлык белән башкарылды. Якынча 10-15 млн. сум киткәндер. Кәнфит итеп ясадык. Бинаны бездән тартып алу – гаделсезлек.

Барысы да бу проблемны белә, әмма бармакка бармак сукмыйлар. Мәйданы зур булган, ике аз комплектлы мәктәп балаларын сыйдыра алган биналар бар бит. Ике мәктәп тә бер бинаны вакытлыча бүлешеп яши ала. Каядыр ремонт ясалганда шулай эшлиләр бит. Ник безгә килеп терәлгәч, бу ярамый? Шул вакыт эчендә лицензияләр, бинага документларны да тәртипкә китереп булыр иде.

Тагын бер вариант бар. Мәктәпне яңа юридик зат итеп ачарга мөмкин. Яки бинаны саклап калу максаты белән безне башка мәктәп филиалы итеп оештыра алалар. Вакытлыча аларның лицензиясе белән эшләп торыр идек. Әмма мәктәпне саклап калу максаты юк, туздырырга телиләр. Безне алдадылар. Бина сакланып калачак диделәр, әмма вәгъдәләре бер еллык кына булды. Ата-аналарның мөрәҗәгатьләре җавапсыз калды.

– Лилия ханым, ничек уйлыйсыз, бу нинди максаттан башкарыла?

– Мин төгәл белмим, рәсми версияне яңгыратучы да юк, безгә берни әйтмиләр. Якынча фаразлар гына кыла алам. Хатлар Казан түрәләренә дә, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Дәүләт шурасы депуталарына да, Татарстан президентына да язылды. Төрек эзен эзлиләр кебек, җилләр федераль үзәктән исә, күрәсең. Әмма уникаль мәктәпне саклап калуда түрәләрнең теләге, ихтыяр көче булу кирәк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та үз сүзен әйтер дип көтәбез.

Безнең мәктәп нәтиҗәле эшли. Балалар үз яшьтәшләре арасында уздырылган төрле олимпиада, бәйге, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Безгә күбесе кызыга ала, меңләгән бала укыган мәктәпләрдә дә бездәге кебек күрсәткечләр юк. Без яшәргә лаеклы, үз җиребездә яшәп, белемле тәрбияле балалар үстерәсебез килә.

* * * *

Казан түрәләре 30нчы санлы мәктәп коллективы белән очрашып, аларны 113нче санлы мәктәпкә күчерү турында 12 май хәбәр итәргә җыена. Моны алар шыпырт кына, зурга җибәрми генә башкармакчы. Әмма ата-аналарның да, укытучыларның да аларга сораулары күп җыелган. Очрашуны мәктәп җыены итеп оештырырга телиләр.

Әлегә мәктәпнең язмышы ачык кала. Азатлык Казанның 30нчы санлы мәктәбе тирәсендәге хәлләрне күзәтеп барачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG