Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиядән салат кертүне тыйды


Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Төркиядән азык-төлек кертү тыела башлады.

Россельхознадзор 16 майдан Төркиядән һәм өченче илләр аша, үсемлек корты (Frankliniella occidentalis Perg) табылу сәбәпле, салатның ике төрен (латук һәм айсберг) кертү вакытлыча тыелачак, дип белдерә.

Март башында Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт Төркиядән пекин кәбестәсен һәм салат-латукны кертүне тыюга нигез бар, дип әйткән иде.

Апрель азагында Россельхознадзор Төркия баклажаннарын кертүне тыйды. Бу хәл Русиядә карантинга эләккән организмнар белән зарарланган баклажаннар Төркиядән китерелеп тора, дип аңлатылды.

Аңа кадәр, март уртасында, Төркиядән борыч һәм анар (гранат) кертү тыелды.

Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан итте. Помидор, кыяр, суган, төсле кәбестә, брокколи, әфлисун, мандарин, алма, армут (груша), өрек (абрикос), шәфталу (персик), нектарин, кара җимеш (слива), күгән (терн), бакча һәм җир җиләге кертелми башлады.

XS
SM
MD
LG