Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Украина кырымтатарларның геноцидын искә алган акча сукты


Кырымтатарлар геноцидына багышланган 10 һривня Украина акчасы

Кырымтатарлар геноцидына багышланган 10 һривня Украина акчасы

Украинаның Милли банкы 10 һәм 5 һривнялык акча тәңкәләре чыгарды. Алар кырымтатарларының 1944 елгы геноцидын искә алу буларак сугылган.

12 майда Украинада кырымтатар халкын геноцид корбаннар буларак искә алган акчалар йөри башлый. "Кырымтатарларның геноцид корбаннары истәлегенә" 10 һәм 5 һривнялык акчаларны Украинаның Милли банкы чыгарды.

Көмештән ясалган 10 һривнялык акчаның тиражы 2 000 данә. 5 һривнялык акча нейзильбердан ясалган. Аның тиражы 30 000 дәнә.

10 һривнялык акчаның бер ягына ватаннарыннан куылучы гаилә рәсеме, икенче ягына Кырым ярымутравы сугылган.

Сөргенлекнең 72 еллыгы алдыннан Украина милли банкы кырымтатарларның геноцид корбаннары булуны акчада искә алып бу фаҗиганең тарихта онытылмаслыгына ишәрә ясады.

11 май Украина Югары радасы БМОга, Европа парламентына, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, Европа берлеге парламент ассамблеясына һәм илләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать кабул итеп, кырымтатарлар геноцидын танырга, Русиянең кырымтатарлар хокукларын һәм ирекләрен бозуын гаепләргә чакырды. Украина парламентында бу мөрәҗәгатьне 240 депутат хуплап тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG