Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кинотавр” фестивалендә Уфа һәм Мәскәүдән ике татар режиссеры әсәрләре катнаша


“Чиппендейл” фильмын төшергәндә, 2013 ел
“Чиппендейл” фильмын төшергәндә, 2013 ел

Камилә Сафинаның татар темасына төшерелгән “Чиппендейл” фильмы Кембридж шәкертләр кино фестивалендә бүләк алган иде. Русия фестиваленә ул яңа әсәрен тәкъдим итә.

Быелгы “Кинотавр” кино фестиваленең кыска метрлы уен фильмнары бәйгесендә ике яшь татар режиссерының эшләре дә катнашачак. Уфадан Вадим Вәлиуллинның “Кредит” һәм Мәскәүдән Камилә Сафинаның “Тукта” ("Остановись") әсәрләре Сочида 6-13 июнь үтәчәк фестиваль програмына кертелгән.

Ижауда туган Камилә Сафина Мәскәүдә белем алган. Аның беренче әсәре - “Чиппендейл” фильмы 2013 елда Кембридж шәкертләр кино фестивалендә иң яхшы нәфис фильм дип табылган иде. Яшь режиссер ул вакытта Азатлыкка әңгәмәдә беренче әсәрен төшерү тарихы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Сочида үтәчәк фестивальнең төп програмында 14 фильм ярышачак. “Кинотавр” ачык кинофестивале илдә иң танылган фестивальләрнең берсе. Ул 1991 елдан бирле ел саен уза. Чараның програмында тулы һәм кыска метрлы әсәрләр вә жанрлы кино бәйгеләре, махсус мәгълумати күрсәтүләр, рестроспективалар каралган.

XS
SM
MD
LG