Accessibility links

Кайнар хәбәр

1917 елның февраль-октябрь вакыйгаларында Урта Азия


XX гасыр башында казакъ зыялылары. Уртада - "Қазақ" газеты вәкиле Мирҗакып Дулатов. Ташкенттагы фотостудияләрнең берсендә төшерелгән сурәт. Солтанхан Аккул архивыннан
XX гасыр башында казакъ зыялылары. Уртада - "Қазақ" газеты вәкиле Мирҗакып Дулатов. Ташкенттагы фотостудияләрнең берсендә төшерелгән сурәт. Солтанхан Аккул архивыннан

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елгы февраль инкыйлабы югарыда тасвир ителгән фаҗигале вакыйгалардан соң бер ел узгач башлана. Югарыда язылганнарга тагын шушы өстәргә кирәк: хәзерге Төркмәнстан белән Үзбәкстан җөмһүриятләренең өлешләре булып торучы Хива һәм Бохара ханлыклары җирләре бу дәвердә эчке эшләрен алып баруда ирекле була. Анда да берничә гыйсъян купкан булса да, алар патша фәрманына бәйле түгел.

1917 ел февраль инкыйлабы алдыннан Дала генерал-губернаторлыгында, ягъни якынча алганда хәзерге Казакъстан далаларында сәяси тормыш башлана гына әле. Сәясәтнең бу төбәккә шулай соң керүе казакълардагы социаль төзелешенә бәйле. Алар йөзләгән, меңләгән чакрымнарга сузылган япан җирдә күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә һәм шуның аркасында сәяси көн тәртибеннән ерак тора.

Казакъ зыялылары һәм матбугат ахыр чиктә халыкны уятуга ирешә

Шулай да казакъ зыялылары һәм матбугат ахыр чиктә халыкны уятуга ирешәләр. Югыйсә бик зур күпчелеге күчмәлек шартларында яшәгән халыкка нинди дә булса фикерләр җиткерү авыр эшләрдән саналган. Дала генерал-губернаторлыгы берничә өлкәгә бүленгән. 1905 елдагы Беренче Дәүләт Думасы сайлауларында биредән дүрт кеше парламентка - Әхмәт Биримҗанов (Тургай өлкәсе), мулла Таинов (Җидесу өлкәсе), Шаһимәрдан Кошчыгылов (Акмулла өлкәсе) һәм Алихан Бүкәйханов (Семипалатинск өлкәсе) сайлана. Икенче Дәүләт Думасына ике генә казакъ сайлана ала. Алга таба казакъ сәяси хәятендә хәйран зур роль уйнаячак Алихан Бүкәйханов яки башкалар Икенче Дәүләт Думасында урын ала алмаганнар. Ләкин шунысын да әйтергә тиешбез: Беренче һәм Икенче Думада депутат булып катнашкан кешеләр Идел-Урал зыялылары белән чагыштырганда, аннан соңгы елларда актив сәясәт белән шөгыльләнмиләр, ягъни парламентта алган тәҗрибәләрен милләттәшләре белән уртаклашмыйлар. Русия мөселманнарының Вакытлы бюросында да аларның исемнәрен күрмибез. Шул ук вакытта казакъ сәяси тормышында иң мөһим роль уйнаган Мостафа Чукаев, Мирҗакып Дулатов һәм Җ.Сәйдалин бу бюрода актив эш алып баралар.

Казакъ сәяси тормышында җанлану Беренче дөнья сугышы алдыннан башланып китә

Казакъ сәяси тормышында җанлану дәвере Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан башланып китә. 1913 елда Оренбурда "Казакъ" исемле газет чыга. Ул үзенә казакъ зыялыларын бергә туплаудан тыш казакъ халкының проблемалары белән шөгыльләнү һәм казакъларда милли үзаң уяту бурычын йөкли. Газетаның баш мөхәррире итеп Әхмәт Байторсынов куела, газетаның редакциясендә исә киләчәктә сәяси фиркага әйләнәчәк “Алаш Урда” хәрәкәтенең җитәкчеләре дә эшли.

Алихан Бүкәйханов казакъларның башка төрк кавемнәре белән этник һәм тел якынлыгына игътибар итми, киресенчә казакъ даласында укытучылык иткән яки сәүдә белән шөгыльләнгән татарларга каршы халыкны котырта. Моның нәтиҗәсендә ике халык арасында дошманлык туа һәм күп кенә татар муллалары һәм мөгаллимнәре биредән куыла. Казакъларда милли үзаңның җанлану процессында беренче мөһим адымнар ясаган кеше исә Чокан Вәлиханов санала.

1917 елның 7 апрелендә хөкүмәт 1916 елгы баш күтәрүдә катышканнарга амнистия игълан итә. Өч көннән соң җирле халыкка җәбер-золым кылган русларны да гафу итәләр. Шул ук вакытта казакъларга Вакытлы хөкүмәткә һәм Төркестан комитетына керергә тәкъдим ителә. Бу тәкъдим кабул ителә, Н.Шәпкин комитетның рәисе, Бүкәйханов, Тынышбаев һәм Хәлил Габбасов әгъзалары итеп сайлана. Бер үк вакытта Бүкәйханов Тургай өлкәсе, Тынышбаев Семипалатинск өлкәсе комиссарлары, Габбасов исә Семипалатинск земствосы рәисе итеп куелалар.сәяси тормышында моны ул вакыт өчен зур уңыш дип санарга мөмкин.

Оренбурда беренче казакъ корылтае оештырыла. Карарлар “Казакъ” газетасында басыла

1917 елның 21-26 июль көннәрендә Оренбурда беренче казакъ гомуми корылтае оештырыла. Анда кабул ителгән карарлар “Казакъ” газета битләрендә басыла. Моны казакъларның тәүге язма сәяси документы буларак югары бәяләргә тиешлебез.

Коралтайда күпчелек тавыш белән Дала генерал-губернаторлыгы киләчәктә территориаль милли автономия булырга тиеш дигән карар кабул ителә. Корылтай 89 депутатны вәкил һәм кандидат итеп сайлый. Алар арасында Алихан Бүкәйханов, Әхмәт Байтурсунов, Мирҗакып Дулатов һәм Мустафа Чокаевларны аерып күрсәтергә кирәк, чөнки аларның һәммәсе дә казакъ сәяси тормышында билгеле урын алган, халык тарафыннан тәкъдир ителгән затлар була. Алда аларны олы көрәш чоры көтә.

Гәрчә Дала белән Төркестан генерал-губернаторлыклары идари берәмлекләр буларак бер-берсеннән аерым итеп кабул ителсәләр дә, асылда алар үзара кушылган. Яшәгән халыклары да аралаш урнашкан. Шуңа күрә Дала өлкәләрендә берәр сәяси вакыйга яки хәрәкәт булып алса, Төркестанда да алар кабатлана, киресенчә дә шулай була.

Ташкентта Өченче Төркестан мөселманнары корылтае Милләт Мәҗлесе төзү турында карар кабул итә

1917 елның 28 ноябрендә Ташкентта җыелган Өченче Төркестан мөселманнары корылтае 44 кешедән торган Милләт Мәҗлесе төзү турында карар кабул итә. Алардан 26ысы мөселманнардан, калганнары гайре мөслимнәрдән сайлана. Корылтайда төзелгән Төркестан вакытлы хөкүмәтендә исә казакълардан Мөхәммәд Тынышбаев премьер-министр һәм бер үк вакытта эчке эшләр министры, Габдрахман Уразаев эчке эшләр министры урынбасары, Мостафа Чукаев тышкы эшләр министры, ташкентлы Гобәйдуллаһ Хуҗаев саклану һәм әләмән (халык ополчениесе) министры итеп билгеләнәләр. 12 кешедән гыйбарәт Кабинетта әзербайҗан Һидаять бәй авыл хуҗалыгы министры, йәһүд Соломон Херцфельд милли азчылыклар буенча министр урыннарын билиләр. Болардан тыш, ике рус кешесе дә министр булалар.

Төркестан Милләт Мәҗлесе, төбәктә мәдәният үсеше дәрәҗәсе түбән булу сәбәбеннән эшләрне тиешле кимәлдә йөртерлек кадрлар табу эшендә шактый ук гаҗиз хәлдә кала һәм мәсьәләне чишәр өчен Казаннан һәм Кавказдан белгечләрне китертә. Шулай ук Мәҗлес Каспий диңгезендәге Нарген утравында тоткынлыкта яткан төрек хәрби әсирләрен урлап алып китеп Хукандка китерү һәм алардан дәүләт идарәсе эшчәнлегендә файдалану максаты белән Бакуга махсус һәйәт җибәрә.

Инкыйлабтан соң Төркестанда да кала һәм бистәләрне саклау өчен әләмән бүлекләре төзелә

Инкыйлабтан соң Русиянең һәр төбәгендә булган кебек, Төркестанда да кала һәм бистәләрне саклау өчен әләмән (ополчение) бүлекләре төзелә. Бу төбәктә бөтен шәһәрләр “яңа” белән “иске” өлешләргә бүленгән була. Яңа шәһәрдә мөселман булмаганнар, иске шәһәрдә мөселманнар яши. Әләмән оешмасы төзелгәндә бу аерма нигез итеп алына. Әләмән көчләреннән башка бөтен Төркестанда 60 мең мылтык барлыгы фаразланган, ләкин бу кораллар гайре рәсми юллар белән төрле кешеләр тарафыннан сатып алынуы сәбәпле аларны бер оешма тарафыннан куллану мөмкин булмый. Төбәктә сугыш кирәк-яраклары бик аз микъдарда гынә табыла, пулеметлар һәм туплар исә бөтенләй булмый. Булган коралларның күбесе “Гөлама җәмгыяте” тарафыннан халыкка таратыла. Төркестанда төрк хәрби көчләре белән чагыштырганда большевикларның гаскәре шактый күп була. Алты меңлек рус әләмән бүлегенә тагын 15 мең кызылармиячеләрне өстәргә кирәк. Алар туп, пулемет, берничә броневик һәм өч хәрби очкыч белән коралланган. Броневиклар һәм очкычлар Ташкентта урнаштырыла. Большевик гаскәрләре бер урынга тупланмыйча тимер юл буендагы шәһәрләрдә 100, 200 яки 500 кешедән торган берләшмәләргә бүленә.

Төркестанда алга таба большевиклар булып китәчәк ике танылган шәхес - Әхмәд Байторсынов белән Турар Рыскулов булалар. Икесенең дә милләте казакъ булуына карамастан, алар үзбәкләр күпләп яшәгән Төркестан генерал-губернаторлыгының иҗтимагый тормышында мөһим роль уйныйлар.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG