Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

1918 елның язында Мостафа Сөбхи Казанга килә һәм биредәге татар социалистлары белән элемтәгә керә. Соңрак ул Төркиядә коммунистлар фиркасе оештыру эшен алып бара.

1918 елның язында Мостафа Сөбхи Казанга килә һәм биредәге татар социалистлары белән элемтәгә керә. Русчаны бик начар белү сәбәпле, ул күбрәк татарлар һәм азәриләр белән аралаша. Мөселман комиссариаты булышлыгы белән 1918 елның 23-25 июлендә Мостафа Сөбхи “Төрек социал-коммунистлары хәрәкәте” исемле конференция оештыра. Анда 20-30 кеше катнаша, шуларның 15е тавыш бирү хокукына ия була. Бу 15 кеше арасында татарлар Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм кырым татары Фирдәвес була. Әлеге конференция төрек коммунистлар партиясен төзү юлында беренче мөһим адым дип санала.

Русиядә бу вакыйгалар барганда Төркия һаман да әле сугыш хәлендә була, дөрес Модроста солых килешүе имзаланганнан соң, сугыш тәмамланырга тиеш иде, ләкин 1918 елның 13 ноябрендә башкала Истанбулга Антанта гаскәрләре керү белән билгесезлек һәм буталчыклык башлана. Госманлы дәүләте идарәсе һәм офицерлар аптырашта калалар. Югарыда язылганча, Русиядәге большевик инкыйлабына карата Госманлы дәүләтендә төрле фикерләр алга сөрелә. Төрек матбугаты исә, илнең вазгыяте авыр булу сәбәпле, Русиядәге вакыйгаларга әллә ни игътибар итми.

Госманлы дәүләте илчесе Галип Кемалинең Мәскәү сәфәре Мостафа Сөбхинең “Ени Дүнья” газетын чыгара башлаган көненә туры килә

1918 елның 22 маенда Госманлы дәүләте илчесе Галип Кемалинең Мәскәү сәфәре Мостафа Сөбхинең “Ени Дүнья” газетын чыгара башлаган көненә туры килә. Газетта Госманлы хөкүмәтен тәнкыйтьләгән һәм гаепләгән язмалар бер-бер артлы чыга тора. Галип Кемали Русия тышкы эшләр комиссары Георгий Чичеринга газетка каршы булуын язып нота тапшыра, әмма бу документка “Без бу газетның эчке эшләренә тыкшынмыйбыз” дигән җавап килә. Хәер, Госманлы дәүләте илчесе әлеге нотаны тапшырудан башка берни дә эшли алмый. 1920 елдан соң Русия белән Төркия бер-берсен рәсми рәвештә таныгач, Мәскәүгә инде Госманлы дәүләтенең түгел, ә бәлки яңа туган Төркия җөмһүрияте илчесе билгеләнә.

Бер кызык факт турында да әйтми калмый булмый. Татарлар арасында илче Галип Кемали (Сөйләмәзоглу) турында имеш-мимешләр йөри. Имештер, ул Мәскәүгә илче булып килгәч, 17 татар сәүдәгәре аңа Истанбулдагы “Игътибаре Милли” банкына салыр өчен төрле күләмнәрдә акча бирәләр. Бу сәүдәгәрләрдән бары тик уфалы Сабирҗан Шамиголов белән казанлы Исмәгыйль Кәримов кына соңыннан Истанбулга барып элекке илчедән аңа биргән акчаның язмышы белән кызыксыналар. Аны кире ала алмагач, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәләр, ләкин уңышсызлыкка тарыйлар. Менә шулай сугыш чорында кешеләр кемгә ышаначагын да белә алмыйлар.

Мостафа Сөбхи белән иптәшләре Төркиягә бер килгәндә аларның җаннары кыела

Мостафа Кемал хөкүмәте, яңа большевистик режим белән ни кадәр тыгыз элемтәләргә керсә дә, Мостафа Сөбхинең Төркиядә коммунизм идеяләрен тарату максаты белән алып барган эшчәнлегенә риза булмаган, әлбәттә. Ахыр чиктә Мостафа Сөбхи белән иптәшләре Төркиягә бер килгәндә аларның җаннары кыела. Әмма бу вакыйга Мәскәү белән Анкара арасындагы мөнәсәбәтләрне һич тә бозмый. Бу темага әле алга таба кагылырбыз.

1918 елның 5 ноябрендә Мәскәүдә Беренче мөселман коммунистлары корылтае җыела. Анда 42 делегат катнаша, рәисе итеп Мирсәет Солтангалиев сайлана. Делегатлар арасында Төркия коммунистлары исеменнән Мостафа Сөбхи һәм тагы 5 кеше була.

Мостафа Сөбхи кырымтатарларның сәяси оешмасы "Милли фирка" белән тыгыз хезмәттәшлеккә керә

Соңыннан Мөселман комиссариаты Мостафа Сөбхине Кырымга җибәрә. Ул анда 1919 елның 22 гыйнварында барып җиткәндә Кырым ярымутравында аклар белән кызыллар арасында каты сугыш дәвам итә. Акгвардиячеләргә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү өчен Кырым портларына француз һәм инглиз флотлары килә. Билгеле, бу факт вазгыятьне тагын да кискенләштерә. Тик бу читенлекләргә карамастан, Мостафа Сөбхи кырымтатарларның сәяси оешмасы “Милли фирка” белән тыгыз хезмәттәшлеккә керә.

Сөбхи “Ени Дүнья” һәм “Кырым хәбәрләре” исемле газетларны яшерен юллар белән Төркиягә кертә

Март аенда Сөбхи 17 шәһәр һәм бистәдән җыелган утыздан артык кеше катнашы белән конференция үткәрә. Моның нәтиҗәсендә 400дән артык кырым төркләре коммунистлар ягына күчә. Мостафа Сөбхи 27 яшь егетне чын коммунист итеп тәрбияли һәм алардан 8-10 кешене сайлап Төркиядә пропаганда җәелдереп җибәрү өчен Истанбулга юллый. Бер үк вакытта Сөбхи “Ени Дүнья” һәм “Кырым хәбәрләре” исемле газетларны яшерен юллар белән Төркиягә кертә. 1919 елның маенда Мостафа Сөбхи Кырымнан Төркиягә җибәрелгән төрек хәрби әсирләре арасына ике агентын урнаштыра. Алар үзләре белән листовкалар алып Истанбулга барып җитәләр.

Деникин гаскәре Кырымга бәреп кергәнче (23 апрель, 1919) Мостафа Сөбхи Мәскәүгә кача һәм анда башта Өченче Интернационалның беренче корылтаенда, аннан соң 18-23 мартта үткәрелгән Русия коммунистлар партиясенең Сигезенче корылтаенда катнаша. Бу корылтайда Мостафа Сөбхинең Анатолиягә баруы мәслихәт күрелә. Кара диңгез юлы ябылганлыгы сәбәпле, ул анда Төркестан, Иран яки Кавказ аша юнәлергә тиеш була. Бу вакытта әле Анатолиядә Азатлык сугышы башланмаган була.

Мәскәү Мостафа Сөбхины Ташкентка җибәрә

Мәскәү Мостафа Сөбхины Ташкентка җибәрә. Ул анда барганчы ук инде әсирлектән котылган “иттихадчы” төрек офицерлары шәһәрдә мәгариф эшчәнлегендә актив катнашканнар, мәктәпләрдә укытканнар һәм халык арасында кайнашканнар. Сөләйман Сами иптәшләре белән биредә “Иттифак вә тәрәккый” җәмгыяте төзегәннәр һәм хәтта большевиклар белән хезмәттәшлеккә кергәннәр. Мостафа Сөбхи Ташкентка килгәч, алар аның белән дуслашалар, ләкин иттихадчы булуларын яшерәләр. Алар белән элемтәгә керү Мостафа Сөбхине үлемгә илткән сәбәпләрдән берсе була.

Мостафа Сөбхи Мостафа Кемалга каршы

Анатолия фронтында Азатлык сугышы башланып китә, Анкара хөкүмәте үзенә беректәшләр эзли. 1919 елның көзендә Кязым Карабәкир паша, Фуат Сабитны һәм Өмәр Лүтфине большевиклар белән бәйләнешкә керү өчен Бакуга җибәрә. Ул вакытта Азәрбайҗанда хакимият “Мөсәват”партиясе кулында була, ләкин ике төрек делегаты бу партиянең сәяси көндәше булган большевистик “Һиммәт” (Гуммет) партиясенең җитәкчесе Нариман Нариманов белән элемтәгә керәләр. Бу мөнәсәбәтләр һәм сөйләшүләр нәтиҗәсендә Мостафа Кемал хөкүмәте 1919 елның 27 декабрендә Самсун шәһәрендә большевиклар белән уртак саклану шартнамәсенә имза куя.

Мостафа Кемал

Мостафа Кемал

Ул көннәрдә “Мөсәвәт” фиркасе җитди авырлыклар кичерә. Әнвәр пашаның абыйсы Хәлил паша Истанбулдан качып китеп Мостафа Кемалга хезмәт итә башлый һәм аның кушуы белән 1919 елның сентябрендә Азәрбайҗанга китә. Шулай ук Мостафа Кемал Истанбуллы меңбашы (майор) Бәһа Сәгыйтьне Бакуга җибәрә.

Бөтен бу төркемнәр Азәрбайҗан башкаласында Төрек коммунистлары фиркасен оештыралар. 1920 елның 27-28 апрелендә Бакуга кызылларның Унберенче армиясе кергәндә бу фирка большевикларга мөһим ярдәм күрсәтә. Шуны дә әйтергә кирәк, бу армиядә әсир төрек солдатларыннан оештырылган хәрби бүлекләр дә була. Бу хакта Мамед Эмин Расулзаде: “Килгән кызыл армиянең командиры - Нәҗәти бәй исемле төрек кешесе... Бу көчкә каршы күрсәтеләчәк каршылык Төркиянең азатлыгына киртә була ала, бөек төреклек һәм исламлык ноктаи назарыннан (караш ноктасыннан) исә бер хыянәт“, дип язган.

1920 елның 30 апрелендә, ягъни Азәрбайҗан кызыллар тарафыннан басып алынган көнне Бакудагы “Коммунист” газеты түбәндәге белдерү нәшер итә:

Яшәсен мөстәкыйль Азәрбайҗан Шура Иҗтимагый Җөмһүрияте!

Яшәсен шәрыкъне һәм бөтен кешелекне азат итү өчен кан түккән Кызыл армияләр һәм Шуралар Җөмһүрияте!

Яшәсен Анадолу кызыл төрек армияләре!

30 апрель, 1920

Төрек коммунистлар фиркасе

Азәрбайҗан большевиклар хакимияте астына кергәч тә, Мостафа Сөбхигә Бакуга кайтырга дигән күрсәтмә килә. Үзе белән 23 кешене алып 27 майда ул шәһәргә кайтып та җитә. Беренче эше итеп төрек коммунистлар фиркасе белән элемтәгә керә, ләкин кыска вакыт эчендә бу партиянең коммунистлык белән бернинди бәйләнеше булмавын күрә һәм аның эчендә оялаган иттихадчыларны читләштереп партияне үз кулына ала. Шулай итеп ул аны Бакуда төзеләчәк чын коммунистлар оешмасына куша.

Мостафа Сөбхи бу эшчәнлеген Русия коммунистлары партиясе, Азәрбайҗан коммунистлар партиясе һәм хөкүмәте булышлыгы белән һәм аларның директивалары нигезендә алып барганга, һичбер мәшәкать күрми. Төрек коммунистлар фиркасенең алдынгы кешеләре Хәлил паша һәм башкалар Мәскәүгә китүләре аркасында, Мостафа Сөбхинең эше җиңелләшә. Бакуда яңа коммунист оешмасы төзегәнче үк аңа керәчәк әгъзалар инде актив эш күрсәтәләр. Кызыл армия белән төрек хәрби көчләре арасында бернинди дә каршылык яки низаг чыкмый. Мәсәлән, кызылларның Унберенче армиясе Нахчәванга кергәндә андагы төрек бүлекләре аларны дустанә төстә каршы алалар. 2 августта Кязым Карабәкер паша Әрзурум шәһәрендә Мостафа Сөбхинең фикердәшләреннән Салих Зәки белән күрешеп сөйләшә һәм аңа “Албайрак” газеты хуҗасы Мидхәт бәй янында калуы кирәклеген аңлата. Шул вакыттан башлап бу газета большевизм идеяләрен пропагандалау эшенә керешә.

Мостафа Сөбхинең икенче мөһим эше Төркия коммунистлары оешмасын төзү була

Мостафа Сөбхинең икенче мөһим эше Төркия коммунистлары оешмасын төзү була. Оешманың беренче корылтаен (10-15 сентябрь, 1920) үткәрү өчен Русия коммунистлары партиясе һәм аның үзәк комитеты 1 миллион 290 мең сум (1290 алтын) тупламында акча бүлеп бирә. Икенче яктан Мостафа Сөбхи Ташкентта чыгара башлаган “Ени Дүнья” газетын Бакуга күчереп нәшер итә. Аның тиражы 400 мең нөсхәгә җитә. Шуның яртысы Төркиягә җибәрелә.

1920 елның 1-7 сентябрендә “Көнчыгыш халыкларының беренче корылтае” уза. Аңа дөньяның төрле илләреннән килгән 1891 делегат, шул исәптән Төркиядән 160 артык кеше катнаша. Корылтай үткәрүнең матди чыгымнарын большевиклар үз өстенә ала. Ул вакытта Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе төзелүгә әле бары биш ай тула, илдәге шартлар да бик авыр була. Моңа карамастан, Төркиядән бу кадәр күп делегатларның корылтайда катнашуы (рәсми беркетмәләрдә алар саны 235 буларак күрсәтелә) чыннан да игътибарга лаек. Көнчыгыш халыкларының беренче корылтаена ТБММнан (Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе) бер кеше дә чакырылмый, бу исә коммунистларның яшерен ниятләре булуын күрсәтә.

Корылтай үткәрелгәннән соң Мостафа Сөбхи Бакуда рәсми рәвештә Төркия коммунистлары фиркасен (ТКФ) төзи. Аның беренче корылтаенда Төркиядә һәм Русиядә булган бөтен төрек коммунистик төркем һәм оешмаларны бер партия эчендә берләштерү турында карар кабул ителә. Бу корылтайны Мостафа Сөбхинең зур җиңүе буларак бәяләргә кирәк.

ТКФнең програмы 49, низамнамәсе исә 54 маддәдән гыйбарәт була. Яңа партиянең рәисе итеп Мостафа Сөбхи, сәркатибе итеп Әдһәм Нәҗат сайлана. Шулай ук җиде төп һәм өч алмаш әгъзадан торган үзәк комиссия төзелә.

Мостафа Кемал ТКФка альтернатива итеп 1920 елның 18 октябрендә Анкарада (рәсми) Төркия коммунистлары фиркасен төзеттерә

Бу вакыйгалардан соң Анкара җитди рәвештә борчыла башлый. Русия мөселман комиссариаты рәисе Шәриф Манатов Анкарага килгәч алып барган эшчәнлеге аркасында кулга алына һәм илдән куып чыгарыла. Мостафа Кемал ТКФка альтернатива итеп 1920 елның 18 октябрендә Анкарада (рәсми) Төркия коммунистлары фиркасен төзеттерә, әмма, Чиркәс Әдһәм фетнәсе чыгу сәбәпле, бу партия өч айдан соң яптырыла.

Мостафа Сөбхи белән ТБММ арасындагы мөнәсәбәтләр ТКФ үзәк комитеты әгъзасы Сөләйман Сами 1920 елның июлендә Анкарага сәфәреннән башлана. Мостафа Сөбхи Анкарага чакырыламы, юкмы - анысы мәгълүм түгел.

Шул ук елның 28 декабрендә ул иптәшләре белән Карс шәһәренә килә һәм анда өч атнага якын тора. Делегация эчендә элегрәк Төркиядән куылган Шәриф Манатов та була. Бу факт делегациянең Төркиягә рәсми чакыру белән килгәнен күрсәтә. Тик, моңа карамастан, делегатлар Анадолу җирендә дустанә кабул ителми. Башта Шәриф Манатов кабат Төркиядән куыла, бераздан соң ике азәри делегаты да кулга алынып шулай ук Төркиядән чыгарыла.

Мостафа Сөбхи һәм аның иптәшләре Карстан Әрзурумга килгәч, шәһәрдә аларга каршы протестлар оештырыла

Мостафа Сөбхи һәм аның иптәшләре Карстан Әрзурумга килгәч, шәһәрдә аларга каршы протестлар оештырыла. Әлеге протестлар алдан ук планлаштырылган дип әйтергә мөмкин, чөнки протестчылар Мостафа Сөбхине коммунист булуы өчен түгел, ә бәлки Русиядәге төрек әсирләренә начар мөгамәлә күрсәтүдә һәм кайберләренең үлем җәзасына хөкем ителүендә сәбәпче булуда гаеплиләр.

Протест митинглары нәтиҗәсендә Мостафа Сөбхи һәм унҗиде фиркадәше Әрзурумга керә алмыйча 1921 елның 20 гыйнварында Тробзонга китәргә мәҗбүр булалар. Юл дәвамында алар Байбурт, Гүмүшханә һәм Тортул шәһәрләрендә дә начар мөгамәләгә очрыйлар, делегатларга хәтта ашар ризык һәм торыр урын да бирелми. Мачка шәһәрендә Сөләйман Сами (анысы элегрәк Анкарада Мостафа Кемал белән күрешеп ала) һәм Мәхмәд Әмин ниндидер сылтау белән делегациядән алыналар, калганнары 1921 елның 28 гыйнварында солдатлар күзәтүе астында Трабзонга җибәрелә. Бөтен бу гамәлләрдән Анкара хакимияте хәбәрдар булуында шик-шөбһә юк.

Мостафа Сөбхи һәм аның унөч иптәше 28-29 гыйнварда Трабзоннан алып китеп идарәчесе Яхъяга буйсынган Фаик Рәис һәм аның командасы тарафыннан Сүрмәнәдән ерак түгел ачык диңгездә үтереләләр

Мәгълүм булганча, Мостафа Сөбхи һәм аның унөч иптәше 28-29 гыйнварда Трабзоннан алып китеп идарәчесе Яхъяга буйсынган Фаик Рәис һәм аның командасы тарафыннан Сүрмәнәдән ерак түгел ачык диңгездә үтереләләр.

Шулай итеп Төркия коммунистлары фиркасенең илдәге йогынтысы бетүгә йөз тота. Бик кызыклы, әмма Мәскәү большевиклары бу фаҗигале вакыйгага һичнинди реакция күрсәтмиләр. 1921 елның 16 мартында Мәскәүдә Русия белән Төркия арасында дуслык шартнамәсе имзаланырга тиеш була. Ихтимал, большевистик хакимиятнең Мостафа Сөбхинең үтерелүенә “исе китмәве” шуның белән дә аңлатыла аладыр.

Анатолиядә эшчәнлек иткән сул карашлы инкыйлабчылар кулга алына, аларның бер өлеше Истикълал (инкыйлаби) мәхкәмәләренә җибәрелә. Бераздан соң ТКФ да яптырыла. Шул рәвешле Мостафа Сөбхинең (бәлки, Мәскәү коммунистларының да) Төркиядә большевизм идеяләрен тарату хыялы гамәлгә ашмый кала. Гомумән алганда, бу көрәшнең җиңүчесе Мостафа Кемал була.

XS
SM
MD
LG