Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баден-Вюртемберг парламенты рәисе итеп чыгышы белән төрек булган Муһтерем Арас сайланды


Муһтерем Арас
Муһтерем Арас

Төркиядә туып, Германиядә үскән һәм андагы җәмгыятькә уңышлы гына кушылып киткән 50 яшьлек Муһтерем Арас җирле парламентны җитәкләүче беренче мөселман һәм беренче ханым.

Зурлыгы ягыннан Германиядә өченче урында торган Баден-Вюртемберг штатында (bundesland) парламент рәисе итеп чыгышы белән Төркиядән булган мөселман ханым Муһтерем Арас сайланды. Аны яклап җирле парламентта 96 тавыш бирелде, 36 депутат каршы булды.

Үзенең чыгышында Арас "бүген без тарихны үзгәрттек" дип белдерде һәм үзенә ышаныч белдергәннәргә толерантлык, күңелләре дөньяга ачык булуы өчен рәхмәт әйтте. Аңа каршы нигездә илдәге мигрантларга каршы оешкан "Германия өчен альтернатива" (AfD) партиясе әгъзалары тавыш бирде, алар хәтта яңа рәисне котлаудан да баш тартты.

Германиянең Яшелләр партиясеннән сайланган Муһтерем Арас 1966 елда Анадолуда туган, 1978 елда туганнары белән Германиядә эшләгән әтисе янына күчкән. Ул Баден-Вюртемберг парламенты башлыгы итеп сайланган беренче хатын да булып тора.

Узган атнада шулай ук тарихта беренче мәртәбә Британия башкаласы Лондонда да шәһәр башлыгы итеп мөселман һәм милли азчылык вәкиле Садыйк Хан сайланган иде.

XS
SM
MD
LG