Accessibility links

2020 елга Русия үз интернетын дөньядан аеруны планлаштыра


Русиянең элемтә министры Николай Никифоров IT өлкәсендә импорттан арыну юнәлешендә бер-бер артлы яңа тәкъдимнәр ясый
Русиянең элемтә министры Николай Никифоров IT өлкәсендә импорттан арыну юнәлешендә бер-бер артлы яңа тәкъдимнәр ясый

2020 елга Русиядәге интернет-трафикның 99% илнең эчендә калдыру карала. Бу Рунетның тотрыксыз эшләвен тәэмин итәчәк, бер үк вакытта аны тышкы дөньядан аерып куярга да мөмкинлек бирәчәк диелә.

Русиянең Иминлек шурасы 2014 елда берничә министырлыкка интернетның иминлеген тәэмин итү чараларын күрергә күрсәтмә биргән. Шушы көннәрдә Русиянең элемтә министрлыгы "Мәгълүмати җәмгыять" дип аталган дәүләт програмына үзгәрешләр керткән. "Ведомости" басмасы язуынча, әлеге үзгәрешләргә күрә, 2020 елга Русиядәге интернет-трафикның 99% илнең эчендә калырга тиеш булачак. 2014 елда ул ни бары 70% тәшкил иткән.

Министрлык вәкиле әйтүенчә, хәзерге вакытта Русиядәге интернет-трафикның бер өлеше илдән читтә урнашкан мәгълүмат алмашу нокталары аша уза, шул сәбәпле интернетның ышанычлы эшчәнлеген тәэмин итеп булмый. Шуңа күрә Русиянең үз мәгълүмат каналларын булдыру максаты куела ди вәкил.

Интернетта доменнар теркәүче Reg.ru оешмасы җитәкчесе Алексей Королюк сүзләренчә, элемтә министрлыгы тәкъдим иткә чаралар бер яктан иминлек тәэмин итсә, икенче яктан, Русияне тышкы дөньядан ябылган Кытай интернетына якынайтачак.

Русиянең элемтә министры Николай Никифоров соңгы вакытта IT өлкәсендә импорттан арыну юнәлешендә бер-бер артлы яңа тәкъдимнәр белән чыга. Шушы атнада гына ул дәүләт оешмаларына чит ил операцион системнарын, шул исәптән шрифтларны кулланудан туктап, аларны Русиянеке белән алмаштыру тәкъдиме белән чыккан иде.

XS
SM
MD
LG