Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Казанда ата-аналар татар мәктәбен саклап калу өчен көрәшә


Казанның 30нчы мәктәбен саклап калырга тырышучы ата-аналар түрәләрнең вәгъдәләренә ышанмый, аларның тәкъдименә дә риза түгел. Мәктәпне бинасыз калдыруны алар рейдер талавы дип атый.

12 май Казанның 30нчы санлы мәктәбе язмышы турында ата-аналар җыен уздырды. Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов һәм район мәгариф бүлеге вәкиле Галина Латышева белән очрашуда тел яшерүче булмады, барысы да ачык сораулар бирде. Хисчән чыгышлар белән бергә түрәгә конкрет сорау биреп җавап таләп итү дә, гаеп ату да булды.

“Зинһар, үтенеп сорыйбыз: мәктәпне юридик зат буларак саклап калыгыз!” дип күз яшьләре белән сораучылар да булды. Ата-аналарның берәр мәктәп бинасында тулы коллектив белән эшләргә мөмкинлек булдыруны, башка мәктәпнең филиалы итеп вакытлыча эшләүне, өченче катны ябып укытуны дәвам итү мөмкинлеген бирүне сорасалар да, түрәләрнең җавабы бер – “Мөмкин түгел!” Түрәләр бер вариант тәкъдим итә – ата-аналар балаларын 113нче санлы мәктәпкә бирсен. Тик моңа җыелышта барысы да катгый каршы чыкты. Түрәгә чигенеп, “Мәсьәләне хәл итүдә уйлашырга кирәк”, дип әйтергә туры килде.

"Балалар башка мәктәптә укый алмаячак"

Мәктәп директоры да, Казан түрәсе дә бу кадәр күп ата-аналарның җыелуын да, журналистларның килүен дә көтмәгән булса кирәк, алар бу кадәр күп кешегә аптырап калган иде. Берара әллә кертмәскәме дигән сүзләр дә ычкынды, әмма бу ачык җыелыш, теләгән кеше тыңласын дигән сүзләрне ирештерделәр.

Җыелыш мәктәпнең бәхәс тудырган өченче катында узды. Биредә 200гә якын кеше килгән иде. Ата-аналар арасында Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге башлыгы Айдар Шаһимәрдәнов, РИУ укытучылары Габдрахман Наумов, Илһам Дилмөхәммәтов, Казанның 4нче санлы лицей директоры Марат Фәтхиев, җырчы СуперАлисә бар иде. Аларның да балалары биредә белем ала. Биредә шулай ук танылган рухани Рөстәм хәзрәт Зиннуровның балалары укый, эшмәкәр Линар Якупов, Кол Шәриф мәчетенең элеккеге имамы Рамил Юнысовның балалары белем алган.

Башта мәктәп директоры Илсур Миндубаев мәктәпнең 2012 елда төзелгән өченче катны канунилаштыру турында документларны җыюы, экспертиза ясап техпаспортны ясатуы һәм барысы да тәртиптә булуы турында кыска гына хисап тотты. “Арытабан хәрәкәт итә алмыйбыз. Безгә хокукларны яклар өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итегез диделәр. Тик бу бина Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты балансында. Без бу эш белән шөгыльләнә алмыйбыз. Хат яздык, документлар аларда. Өченче катны канунилаштыру өчен алар үз эшен башкарырга тиеш. Мәсәлән, кадастр пулатына мөрҗәгать итәргә тиеш. Алар нинди җавап бирер – белмибез. Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп була, әмма ул күпме дәвам итәчәк – билгесез. Безгә 133нче мәктәп белән кушылырга тәкъдим ителде”, диде мөдир.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Бу тәкъдимне Казанның мәгариф идарәсе мөдире урынбасары Илнар Һидиятов та кабатлады. Әмма залдагы ата-аналар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә дәгъваларын яудыра башлады.

“Безнең балалар башка мохиттә үсте, алар башка мәктәптә укый алмаячак, аларны этеп-төртеп йөртәчәкләр, басым ясалачагы билгеле бит. Ничек сез күрәләтә балаларны шундый куркыныч астына куярга җөрьәт итәсез? Дини кешеләрнең балалары бит ул!”

Моңа җавап итеп түрә: “Бездә барлык муниципалитет оешмалары, уку йортлары - дөньяви. Бездә яулык бәйләргә тыелмый. Бөтен мәктәпләрдә дә яулыктан укучы кыз балалар бар. Бернинди дә каршылык юк”, диде.

"Акчаны кем кайтарачак?"

"Ата-аналардан мәктәпне төзекләндерү өчен 40 млн сум акча китте. Өченче кат төзелгәннән соң да мәктәп эшләде. Ни өчен күзәтү оешмалары моңа игътибар итмәде дә, хәзер чат ябышты? Бу рейдер талавы кебек хис калдыра. Кемгәдер безнең бина ошаганмы? Андый биналар бар. Шуны тотсыннар да төзекләндерсеннәр! Без башка җирдә укысак, бер елдан соң шушы бинага кереп утырачакбыз дигән гарантия бармы? Әллә инде өлгерләр табылачакмы?”, дип ярсып сөйләде бер ханым.

Илнар әфәнде: “Әйе, мәктәп өч катлы буларак канунга туры килмичә эшләде булып чыга. Әгәр дә уку йорты юридик зат булып сакланып калса, мәктәп үз бинасына кайта алырга мөмкин”, диде.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Ата-аналар ни өчен ясалган экспертиза, техпаспорт нигез итеп алынып эшләнми дигән аптырашта. Алар: “Бу – төп документлар. Димәк, безгә лицензия алырга бераз вакыт кирәк. Иртәме-соңмы аны бирерләр. Казанда ниндидер сәүдә үзәге, күңел ачу комплексы төзелә икән, эш бик тиз башкарыла, күз дә йомалар. Балалар укый торган бинага карата мондый принципиальлек кайдан килә? Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән ниләр сөйләшәсез? Кем белән сөйләшү алып барыла? “ дип аптырап сорау юлладылар Һидиятовка.

Ул: “Мин – мәгариф идарәсе кешесе. Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты – аерым структура. Без беребез алдында хисап ясамыйбыз. Ышандырып әйтәм: без бер ел дәвамында алар белән аралашабыз. Әмма үз башымнан югарырак сикерә алмыйм. Бу мәсьәләне хәл итәбез. Мәктәп 113нче санлы уку йортына кушылса да, бу бина мәгариф идарәсендә калачак”, диде. Әмма бу җавап ата-аналарны ышандырмады.

“Бик җайлы гына, акыллы эш иткәнсез! Ә кем акчаны кайтарачак? Күпме чыгымнар бит! Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына бардык, юридик бүлеккә кердек. Берсе дә кымшанмый да бу мәсьәләдә. Алар белми дә бу турыда! Кызыксынган кеше дә юк. Мәсьәлә бер документка килеп терәлгән икән, сездән күз йомуыгызны, булышуыгызны сорыйбыз. Сез бит тагын башка вариантлар булганын беләсез”, диде алар.

"Бу - балаларның язмышы белән уйнау"

Тагын бер әни торып басты. Ул: “Мин – укытучы. Әмма башка мәктәптә эшлим, мин анда үз баламны укытмыйм, теләмим. Кайда ничек укытканнарын, кайда нинди тәртип булганын яхшы беләм, чагыштыра алам. Баламны бирегә 5 яшеннән алып килдем, хәзер аңа 10 яшь. Мин аңа син хәзер башка мәктәптә укыячаксың дип ничек аңлатыйм? Програм башка, бер җәй эчендә ничек сез алар башка мәктәптә укырлык итеп белемнәрен эстәргә җыенасыз? Күчерәсез икән, бөтен мәктәп белән башкарыгыз бу эшне”, диде ул.

Мәктәптә баш тәрбияче вазифасын үтәүче Лилия Аян: “Казанның мәгариф идарәсе – безнең мәктәпне гамәлгә куючы. Сез бина табарга җаваплы. Мәктәпне таркатып, башкага кушу варианты белән сез идарәнең абруен төшерәсез. Балалар язмышы белән уйнамавыгызны сорыйбыз”, диде.

Илнар Һидиятов

Илнар Һидиятов

“Аңлыйм. Мәктәпнең юридик зат булып калуын телисез. Аның өчен бина кирәк. Әйе, безгә дә бу уңайлы вариант. Кушылганда бер өлеше кушыла, кемдер бармый кала, укытучыларга да эш урыннары төрле җирдән булачак. Сезгә мохитне сакларга кирәк. Әмма туры килгән биналарны табу авыр. Бу - зур проблем Казанда. Уку програмы дәвам итәргә тиеш, бу ата-аналарның кануни таләбе. Үз чиратымда бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын”, дип вәгъдә итте Илнар Һидиятов.

Җыелышта тагын бер тапкыр очрашырга, әмма бу юлы Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләрен дә чакырырга кирәк дип килешенде.

"Мәктәптә дини пропаганда юк!"

Очрашу тәмамланган соң ата-аналар Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев белән Казан мэры Илсур Метшинга хатны имзалар өчен чиратка тезелде. "Безгә бәйләнүләрен аңламыйбыз, төрекләр белән бәйледер бу хәлләр", дип сөйләштеләр.

Түрәләргә хат имзалау

Түрәләргә хат имзалау

2013 елда дини экстремистларны эзләү чорында элеккеге “Радуга”га да таш ату булды. Әмма Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы С. Зыятдинов имзасы белән “Радуга”да уздырган тикшерүдә “чит илләрдән финанслау ачыкланмады. Дини эшчәнлек алып барылмый, дини йолалар уздырылмый. Булган китаплар арасында экстремистик материаллар табылмады”, дигән нәтиҗә ясалган.

Биредә баласын укыткан “Хәләл” сертификатцияләү үзәге мөдире Динар Садыйков та Азатлыкка мәктәпнең тулсынча дөньяви булуын сөйләде.

“Монда дини дәресләр, лекция беркайчан да уздырылмады. Баланың бу турыда бер булса да сүз ычкындырганын ишеткәнем булмады. Бу – гади дөньяви мәктәп, монда балалар үзләрен рәхәт хис итә. Тәрбиячеләр алар белән даими шөгыльләнә. Бер генә үзенчәлекләре бар – монда укытучыларның күпчелеге яулыктан. Шулай да әдәп һәм әхлак ягыннан караганда, һичшиксез, бу укытучыларның дини кеше булулары, аларның мәдәнияте балаларда чагылыш тапмый калмый. Ягъни, балалар тәрбиячеләрдә бу сыйфатларны күрәләр, алардан үрнәк алалар. Минем баламны, мәсәлән, өйгә кайтырып булмый. Аларга монда ошый. Беркем дә әшәке сүз әйтми, сүгенми, беркем беркемгә кычкырмый. Дустанә мохит. Өйдә кебек хис итә бала. Аны таркату – гаделсезлек”, диде ата.

Түрәләргә хат

Түрәләргә хат

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG