Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

11 май Чаллының шәһәр картиналар галереясында Русия рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар Гыйлманов күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында ул татар белән бәйле чагылышларны күрсәтергә омтылуын белдерде. Күргәзмә 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмәгә куелган эшләр белән танышкан вакытта галерея директоры урынбасары Марат Мингалиев, Чаллы рәссамнары берлеге рәисе Факил Гайфетдинов һәм тамашачылар картиналарны югары бәяләделәр. “Мондый күргәзмә ачылу Чаллы тормышында истәлекле вакыйга булып калачак” дигән фикерләр дә әйтелде.

Азатлык хәбәрчесе Илдар Гыйлманов белән әңгәмә корды.

– Илдар әфәнде, моңа кадәр Татарстанда иҗади сәфәрләрдә булырга туры килдеме?

Күргәзмә залында

Күргәзмә залында

– Өченче ел Алабугада халыкара симпозиумда булдым. Былтыр Болгарда узган чараларда катнаштым. Инде кайбер Татарстан рәссамнары белән дә танышмын. Менә бу күргәзмәне дә гомуми исем белән “Идел-Урал киңлеге” дип атап Чаллы картиналар галереясы хезмәткәрләре белән оештырдык.

– Күргәзмәне шулай атап ни әйтергә, күрсәтергә теләдегез? Татарстан-Башкортстан дуслыгын искәртү уйлары да чагыла түгелме?

– Анысы да бардыр. Менә без төрки халыклар бер киңлектә, аралыкта яшибез. Бу күргәзмәдә Төркия образлары да бар. Монысы инде мәдәнияттә бердәмлек булуны аңлатадыр. Иҗат, сәнгатьне бездә бертөсле дип әйтеп булмый. Идеяләр үзенчәлекле, төсләр, графика аермалы. Алар шушы киңлектә бар.

Бояр гөлләре сериясе

Бояр гөлләре сериясе

Минем халыкның кодын кайтару теләгем бар. Менә без хәзер кечкенә генә почмактабыз, бояр гөлләре (мальва), чәчәкләре арасында. Мин үскән Кушнарен авылында да алар күпләп үсә иде. Яраткан чәчәге ул татар халкының. Ул аның моңы да, көе дә дияр идем. Ул чәчәкләр хәзер югалган, мин аларны кайтарырга уйладым.

Шулай ук атны алыйк. Ат – татар тормышының, халыкның үзәгендә. Башкортстандагы табигать шундый матур, пейзаж ясамыйча булмый.

Булган проектлардан менә шундый күргәзмә җыелды. Әле Уфада да мондый зур күргәзмә оештырган булмады. Стәрлетамакта, Уфада аерым бер идея белән генә кечкенәрәк күргәзмәләрем булды үзе. Ә Чаллыда менә зур галереяда тәгаенләдек. Бирегә 102 эш алып килдем, шулардан егермеләбе сыймады.

– Башкортстанда яшәгәч, башкортлар, татарлар тормышын да чагылдыра торгансыздыр?

Марат Мингалиев (с) һәм Факил Гайфетдинов күргәзмәдә

Марат Мингалиев (с) һәм Факил Гайфетдинов күргәзмәдә

– Мин баштан ук әйттем бит, бер киңлектә булгач, тегесе дә, бусы әзрәк-әзрәк эләгә. Башкорт илендә тусам да, мин татарча сөйләшәм. Татар гаиләсе тәртипләре миңа сеңгән инде. Менә шулай яшәп ятабыз.

– Илдар әфәнде, ике атна чамасы дәвам итәчәк шушы күргәзмәгә килүче Чаллы, якын-тирә шәһәрләрдән, авыллардан килүчеләргә нинди теләкләр бар?

– Рәссам – ул язучы түгел. Монда төсләр, образлар тапшырылган. Мин менә күргәзмә оештырдым, хәзер инде тамашачы фикерен ишетәсе килә.

Әңгәмә барышында рәссам Илдар Гыйлмановның халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы эшчәнлеге белән 2008 елда Төркиядә иҗади сәфәрдә булуын да белдек. Илдар әфәндедән Русия тарафыннан ТЮРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктатуга нинди мөнәсәбәттә булуы белән кызыксындык.

“Әлеге оешма белән багланышларны бетерүгә бик тискәре карыйм. Күпме вакыт кыргыз, үзбәк, башка төрки халыкларның рәссамнары, язучылары, сәнгать кешеләре белән аралашып яшәдек, аралашып тордык. Шушы мизгелләр бик нык күңелгә кереп калды. Киләчәктә дә аралашулар кирәк иде.

Төрки халыкларны юри аералар, араларын бозалар. Дәүләт җитәкчеләре дус булып яшәми, авырлыклары гади халык җилкәсенә төшә. ТЮРКСОЙ белән алга таба хезмәттәшлеккә өмет бармы дисез. Белмим. Гомумән алганда да тормышыбызның нинди булуы билгесез. Советлар берлеге тарихы искә төшә. Армияне ныгытабыз, милицияне ныгытабыз дип даими сөйләнделәр, хәрби-патриотик рухны күтәрү өчен ниләр генә кыланмадылар. Хәзер дә шул күренеш. Путин гвардиясе турында белдерүләрне генә алыгыз. Әйтәсем дә, фаразлыйсым да килми, минемчә, киләчәгебез начар. Болганчык елларга килеп җиттек. Яктылык күренми”, диде Илдар Гыйлманов.

Фотогалерея: Илдар Гыйлманов рәсемнәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG