Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:32

"Сак-Сок" мюзиклын уйнаган балалар Мәскәү сәхнәсе турында хыяллана


Казанның "Әкият" балалар үзәгендә беренче тапкыр "Сак-сок канатларының сере" дигән ике пәрдәле мюзикл премьерасы үтте. Әсәрне балалар уйнады. Хәйрия чарасы буларак узган спектакльне карарга балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар һәм асрауга алган гаилә үзәге балалары килгән иде.

Әлеге проект “Калеб”, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм “Я – Добро Творец” хәйрия оешмалары ярдәмендә оештырылган. Спектакльнең үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә уйнаучылар да, тамашачылар да – балалар үзләре иде.

Спектакль идеясе Казан консерваториясенең 4нче курс студенты Гүзәл Абаевада туган. Аны сәхнәгә куючы режиссер - Илгиз Разетдинов. Илгиз өчен бу беренче тәҗрибә булган.

“Без балаларга шундый моңсу, авыр, эчтәлекле трагедиядән дәрес бирергә тырыштык. Балаларча, төсле итеп ясыйсы килде. “Сак-Сок” бәете авыр әсәрләрнең берсе. Балалар безне аңлагандыр дип уйлыйм”, диде режиссер.

Авторлар фикеренчә, бу мюзикл - балаларның иҗади сәләтен үстерү белән беррәттән миллилекне саклауга юнәлтелгән проект.

Балаларның вокал өлеше белән җырчы, музыка укытучысы Тамчыгөл шөгыльләнгән.

“Әлеге мюзикл борынгы әби-бабаларыбыздан килгән “Сак-Сок” бәетенә нигезләнеп эшләнгән бик матур күренеш. Мин кечкенә артистларны вокал дәресләренә өйрәттем”, диде Тамчыгөл.

Мюзиклда чыгыш ясаган яшь артистлар - “Балакирев” балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге “Sforzando” оркестры. Балалар өчен бу җитди һәм җаваплы проектларның берсе булган.

Ана ролен башкарган кечкенә кызчык Рәйсә Рөстәмова мюзикл белән Мәскәү сәхнәсен яуларга тели. “Алга таба да яхшы уйнасак, гастрольләргә барып булыр иде”, дип хыяллана ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG