Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:37

Җамала: "Һәркемгә тынычлык һәм мәхәббәт телим!"


Стокһолмда 61нче Евровидение җыр бәйгесендә Украинадан чыгыш ясаган кырымтатар җырчысы Җамала сөргенгә багышланган җыр башкарып җиңү яулады. Икенче урында – Австралия, өченче урында – Русия вәкиле.

Евровидение җыр бәйгесен Стокһолм шәһәрендә уздыру хокукын узган елгы бәйгедә Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв "Heroes" җыры белән җиңеп яулаган иде. Быелгы бәйгедә барлыгы 42 ил катнашты, финалга 26 ил чыкты. Чараны тарихта беренче тапкыр Америкада да туры эфирда күрсәткәннәр.

Татар тамашачысына быелгы бәйге аеруча кырымтатар җырчысы Җамала катнашуы ягыннан кызыклы булды. Украина вәкиле буларак чыгыш ясаган җырчы кырымтатар сөргененә багышланган "1944" исемле җырны башкарды.

Татарларның бу бәйгедә моңа кадәр дә катнашканы бар иде. 2000 елда танылган татар җырчысы Алсу “Solo” җыры белән икенче урынга лаек булды. Ә 2013 елда Динә Гарипова "What if" җырын башкарып, 5нче урын алды. Бу юлы исә Евровидение сәхнәсендә беренче тапкыр татар телендә җыр яңгырады.

Көтелмәгән җиңү

Быел букмекерлар җиңүне Русия, Украина, Австралия, Франция илләренә фаразлады. Җамала шулай ук бәйге кысаларында тапшырылган Marcel Bezencon бүләгенә лаек дә булган. Төрле категорияләрдә тапшырылучы бу премияне Җамала "комментаторлардан" дигән категориядә алды.

Җамала барлыгы 534 балл җыя алды. Башта жюри тавышлары игълан ителгәч, аның икенче урынга баруы билгеле булды һәм инде беренче урынга артык өмет юк иде кебек. Беренче урында зур аерма белән Австралия вәкиле иде. Ләкин соңыннан тамашачылар биргән тавышлар да өстәлгәч, кырымтатар җырчысы кинәт кенә беренче урынга чыкты. Русия вәкиле Сергей Лазарев тамашачылар арасында иң күп тавыш җыйса да, Җамаланы куып тота алмады.

Җамала өчен дә бу көтелмәгән булып тоелды, ул хисләнеп, күз яшьләре белән рәхмәтен белдерде һәм һәркемгә тынычлык һәм мәхәббәт теләде. Киләсе Евровидение бәйгесе Украинада узачак.

Коментаторлар тарафы

Евровидение бәйгесен “Россия” телеканалы алып баручылары Дмитрий Губерниев белән Эрнест Мацкявичюс шәрехләп барды. Алар кемнедер аерып утырмады, әмма Сергей Лазарев өчен җан атканнары, аны башкалардан берничә башка югары итеп күрсәтергә тырышу сизелде. “Бу – иң яхшы чыгыш”, “Бу чыгышны югары дәрәҗәдәге профессионаллар әзерләде” кебек мактау сүзләрен кызганмадылар. Украинага таш атып, мәсхәрәләү булмады. Әмма башкаларның җыр эчтәлеге турында тәфсилле сөйләп аңлатканда, Җамаланың чыгышын алар: “Бу җыр – Җамаланың туганнары турында. Ул яхшы тормыш эзләп чыгып китүчеләрнең тормышы турында хикәя. Европада бүген качаклар, мигрантлар белән проблемнар кискен торганга күрә, аларның бу җырга карата игътибары зур”, дигән сүзләр әйтеп чикләнде. “1944” җыры кырымтатарларның сөргенгә җибәрелеп, тулы халыкның геноцид кичерүе хакында ләм-мим. Интернетта “Россия” каналы аша караучылар бу хәлне “Губерниев белән Мацкявичюс Совет берлеге вакытындагы кебек замполитлар эшен алып бара”, дип бәяләде. Интернетта шулай ук Русиянең мондый дәрәҗәдәге җыр бәйгесенә чечен, ингуш, балкар, карачайларның депортациясе хакында җырлаучыны җибәрә алуын күз алдына китереп булмый дип фикер алыштылар.

Тавыш бирү вакытында да комментаторларның сүзләре игътибарга лаек. Русия өчен күп балл биргән очракта бу дәүләт Русиянең дусты, фикердәше итеп бәяләнде. “Менә бит! Юкка гына без аларга ярдәм итмибез! Рәхмәт, дуслар! Без сезгә ял итәргә йөриячәкбез!” дигән сүзләрне ычкындырды. Аз балл биргән очракта гаҗәпләнгәннәрен яшермәделәр, “Сәер бәялиләр. Бу профессионал хөкемдарлармы?”, диделәр.

Әйтергә кирәк, Татарстанның урыс телле матбугаты да Җамаланың чыгышына тискәре бәяләмә бирде. “Бу – сәяси заказ. Русиягә карата провокация”, дип язып чыгучылар булды. Җамаланың кырымтатарларның язмышын тасвирлаган чыгышы берничә ел элек Верка Сердючканың “Dancing Lasha Tumbai”, Грузиянең “Стефан” төркеменең “We Don't Wanna Put In” җырлары белән бер рәткә куеп кискен бәяләнде. Украина белән Русия арасындагы кискен мөнәсәбәтләр чорында Украина Җамала җыры аша махсус Русияне котырта, аңа пычрак ата, дип язып чыктылар.

"Тавыш бирү халык кулында булса дөресрәк булыр иде"

Азатлык белән бергә Евровидение бәйгесен безнең укучылар да күзәтеп барды. Алар да үз фикерләре белән уртаклашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина фикеренчә, Евровидение һәр ел саен Европа илләрендә иҗат итүче талантлы җырчылар өчен бер зур мәйдан тудыра. "Быелгы музыкаль конкурсның үзенчәлеге дә уңай тәэсир ясады - һәр башкаручы турында мини-ролик ясалган, алдан җырчы турында караш туа. Әмма өстенлекләреннән тыш, кимчелекләре дә шактый. Сайланган җырларда аерым басым лирик җырларга бирелгән, күбрәк җанлы һәм мәгънәле җырлар башкарылса, бәйгенең рейтингы үсәр иде. Чөнки соңгы елларда, сыйфат һәм оештыру буенча Евровидение бик түбән дәрәҗәдә.

1944 җыры һәр татарның йөрәгендә кызгану хисе уята һәм шул ук вакытта көчле чыгышы белән төрки халыкларының көчен күрсәтә алды.

Кемгә җан атуым турында сорауга җавап биргәндә, беренчедән, шуны әйтик: Сергей Лазарев чыгышында шоу күрсәтелде, ә Җамаланы тыңлаганда образ формалаша, чөнки ул "1944" җыры белән сөргенгә җибәрелгән әбисе һәм бөтен кырымтатарларның язмышы хакында сөйли. Шул исәптән, ул һәр татарның йөрәгендә кызгану хисе уята һәм шул ук вакытта көчле чыгышы белән төрки халыкларының көчен күрсәтә алды. Җамалага, әлбәттә, афәрин һәм без барыбыз да бик шатбыз. Әмма, минемчә, тавыш бирү дөрес булмады. Һәр ил, үзенең сәясәт системына таянып эш башкарды. Гомумән әйткәндә, алга таба тавыш бирү тулысынча халык кулында булса, дөресрәк булыр иде", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә яшәүче хуҗабикә Алия Рысаева Евровидение бәйгесен барлык ахирәтләре белән бергә күзәткәнен әйтте һәм аларның барысының да Русия өчен җан атканын белдерде. “Без туганнар, ахирәтләр белән карыйбыз. Ярымфиналдан алып финалга кадәр күзәттек. Сергей Лазаревның җыры безгә бик ошады. Күңелгә ятышлы, гади дә кебек, әмма үзенчәлекле, хәтердә кала.

Көчле тавышлы башкаручылар күп иде

Быелгы җыр бәйгесе үзенчәлекле иде. Мәсәлән, төрле форматтагы чыгышлар ясалды дигән хис калды. Бер чыгыш талгын җыр, икенчесе – җиңелчәрәк, өченчесе – бию хиты. Сәеррәк җырчылар азая барамы әллә? Берничә ел элек Финляндия төркеме куркыныч маскалардан чыгып кычкырып чыгыш ясады да җиңде. Узган ел сакаллы хатын-кыз – Кончита Вурст. Быел андыйлыр күренмәде. Көчле тавышлы башкаручылар күп иде. Аннары бер кызык күренеш: Франциядән чыгыш ясаучы Әмир исемле егет – мөселман. Австралия өчен чыгыш ясаучы – кореялы кыз. Мультикультур күренеше шушыдыр. Кызык. Сүз уңаеннан, Австралия чыгышы да ошады.

Бу – җыр, иҗат бәйгесе. Европа белән Русиянең мөнәсәбәтләре киеренке. Сәяси карашлар белән тавыш бирү дә юк түгел”, диде ул Азатлыкка.

Билгеле блогер, тамада Гамил Нур Җамаланың җиңүе табигый, Украинаның беренче урынга чыгуы "урапатриотизм" белән чирләүчеләр өчен кайгылы хәбәр булды дип сөйләде.

"Мин элек Украинада иҗат итүче Асия Әхәт белән кызыксына идем. Аннары Җамала калкып чыкты. Социаль челтәрләрдә даими аның җырларын куеп, иҗатын башкаларга танытырга тырыштым. Бу – кырымтатарның талантлы үзенчәлекле баласы дип яза идем. Тик Җамала минеке генә түгел, бөтен Русия бомондының яраткан җырчысы. Аның уникаль тавышы, космик образына сокланалар. Шуңа да аны "Беренче" һәм башка каналларда еш күрсәттеләр. Алла Пугачева кебек хөр фикерле, Русия эстрадасын кайгыртучылар Җамаланы үлеп ярата. Шуңа күрә аның җиңүе табигый.

Җамала искиткеч чыгыш ясап, үз милләтенең дәрәҗәсен берничә баскычка күтәрә алды

Сергей Лазарев – чиста попса. Ул сәхнәдән "мультяшка" булып күренде. Аның да, аниме образындагы Австралия җырчысының да төшеп калуына аптырарга кирәкми. Алар бит компьютер уены кебек кабул ителде.

Тавыш бирүне дә күзәттем. Кызык кына күзәтү: Азәрбайҗан, Беларус хөкемдарлары Филипп Киркоров укучысы – Сергей Лазарев өчен иң күп балл бирде. Аңлашыла, алар – бер табактан ашаучылар.

Җамала өчен чын моң сөючеләр тавыш бирде. Минем өчен аның чыгышы дөнья сәхнәсендә беренче тапкыр татар җыры яңгаравы белән мөһим һәм кадерле. Җамала искиткеч чыгыш ясап, үз милләтенең дәрәҗәсен берничә баскычка күтәрә алды", диде Гамил Нур.

Белешмә. Евровидение җыр бәйгесе инде 61нче тапкыр үткәрелде. Ул 1956 елда Европа илләрен берләштерү һәм дуслаштыру максатында уздырыла башлаган. 1987 елда Советлар Берлегеннән дә катнашучы җибәрү тәкъдиме туса да, коммунистлар партиясе моңа каршы чыкты. Нәтиҗәдә Русия бәйгедә 1994 елдан гына катнаша башлады.

Җамала (Сусанна Джамаладинова)1983 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә сөргенлектә туган. Әтисе – кырымтатар, әнисе – әрмән. Алар Кырымның Алушта янындагы Кучук Ламбат (Малореченское) авылында яшиләр. Җамала балачакта әтисе ягыннан Назлыхан дәү әбисенең зур тәэсире булуын, беренче кырымтатар җырларын да аннан өйрәнүен, һәрбер чыгышында кырымтатар булуын сөйли.​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG