Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия һәм Башкортстан табиблары иң аз хезмәт хакы алып эшли


"Здоровье" мониторинг фонды уздырган тикшерүгә караганда, Русиядә табибларның 4.5% гына табиб алырга тиешле 48 мең сум хезмәт хакына эшли.

Русия буйлап табибларның уртача эш хакы - 20 мең сум, дип хәбәр итә "Здоровье" исемле бәйсез фонд. Табибларның 4.5% гына Русия президентының "Май ае фәрманнары"нда вәгъдә ителгән 48 мең алып эшли.

84 төбәктән 5300ләп медицина хезмәткәре катнашкан сораштыруда өч кешенең берсе (якынча 39%) 10-20 мең алып эшләүләре турында әйткән. 15.3% табиб 20-25 мең ала. 15.6% аена 10 меңнән азрак алып эшләүләрен белдергән. 40 меңнән артык хезмәт хакын бары тик 4.5% кеше алып эшли.

Табибларның иң түбән хезмәт хаклары Удмуртия, Башкортстан, Сарытау, Вологда һәм Свердлау өлкәләрендә. Бу төбәкләрдә шулай ук эш урыннары кыскартылган.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2015 елда республикада табибларның уртача хезмәт хакы 26 мең сум, шәфкать туташларыныкы 20 мең сум, санитарларныкы 13,5 мең сум булган. Русия финанс министрлыгы 2015 елда бюджеттагыларның хезмәт хакларын күтәрү өчен төбәкләргә бирелә торган акчаны киметергә җыенуы турында хәбәр булган иде.

XS
SM
MD
LG