Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Авыл халкының язгы матурлыкны күрергә вакыты юк. Ул җир казый, бәрәңгесен утырта, кышлык ризык әзерләп калырга ашыга. Ризык бәяләре төшүенә, хезмәт хакы артуына халыкның ышанычы юк.

Язның бер көне елны туйдыра ди, халык. Авыл халкы моны бик яхшы белә. Авыл халкы гына түгел, әти-әнисе авылда булган шәһәр кешеләре дә кулланып калырга телиләр. Яшелчәсен утырталар. Аннан соң инде шул яшелчәләрдән кышлык ризык әзерлиләр. Авылда күбесе пенсионерлар инде. Әле шул әзме күпме акчаларыннан балаларына да өлеш чыгаралар. Бер пенсиягә генә дә ышанып булмый, ди авыл халкы. Ярый әле бакча бар, диләр. Яз килүгә бар кешедә бер сүз. Бакчагызны сукалаттыгымы әле? Кем сукалый? Күпме ала? Җир җитешме икән? Кем ничек булдыра, шулай сукалый. Кемдер кул белән казый, кемдер ат белән сукалый, бакчалары зуррак булганнар трактор белән дә сукалата. Бакча сукалату әле эшнең башы гына. Утыртасы бар барысын да! Шулай итеп яз башы авыл халкы өчен эш башы да, яхшы яшелчә җимешкә өмет башы да.

Банкаларда каен суы

Банкаларда каен суы

Җәй айларында иң кирәкле нәрсәләр пыяла банкалар. Компотын да әзерлиләр, яшелчә ашларын да консервылап куялар. Әле менә күршеләрем каен суын ничек озак саклау әмәлен дә белгәннәр. "Биш өч литры банка каен суын да консервылап куйдык әле", ди Фирдәүсә ханым. "Анысы тамак туйдырмаса да, кызык бит, тора икән, әле шартламады банкалар", ди ул. Нинди генә рецеплар белми авыл халкы. Кыяр помидор тозлау – анысы инде гадәти хәл. "Салатлар ясый идек әлек, кыш көне ача идек банкаларны. Менә берничә ел ул турыда уйлаган юк иде, быел ясарга туры килер, кибеттә бар нәрсә дә кыйммәт, якын килерлек түгел. Бәяләр көн дә үсә", ди Чаллыда яшәүче Алфира Галиуллина. Шуның өчен ул быел күп итеп чөгендерен дә, кишерен дә, кыярын да утырткан. “Запассыз берничек тә яшәп булмый, былтыр менә суганны да, кишерне дә сатып алмадым. Үземнеке булды. Менә быел бәрәңгене дә күбрәк утыртырга булдым әле, ди ул. Ләкин утырту белән генә түгел бит әле ул. Яңгырлары да кирәк, бәрәңгене ул кондызлардан да саклыйсы бар. Утырткан ул әле җыеп алдым дигән сүз түгел. Шуңа күрә саклыйсың инде яшелчәләрне. Җәй буе Чаллы белән авыл арасын таптыйсың инде. Бер каплыйсың, бер ачасың, суын сибәсең. Бер кыш ашар өчен җәй буе бил бөгәсең. Хезмәт кертмичә булмый. Ярый әле утырта алабыз яшелчәләрне. Алдагысын кем белгән, нәрсә булып бетәр бу бәяләр. Көн дә күтәрелә бит. Кибеттәге ашамлыкларның бәяләре төшәр дип тә, хезмәт хакы артыр дип тә ышанып булмый. Бүген болай, иртәгә тегеләй. Иртәгесе көн ничек булыр, аңа беркем дә гарантия бирми. Кануннары да үзгәреп тора, берсе дә безнең файдага түгел”, ди ул.

Теплицаларда помидорлар

Теплицаларда помидорлар

Авылда уңайлыклар бар инде, юк түгел. Заманча. Юллар да бар, газ да, интернет та кергән. Ләкин газ бәяләре бик кыйммәт, кыш көне өй җылытыр өчен аена биш алты мең кирәк түләргә. “Ярый әле газ керде дип, мичне җимертмәдем, быел кыш буе утын яктык. Газга түләргә акча юк. Кыш көне эше дә юк бит кайдан килсен ул акча. Менә пенсионерларга акмаса да тама, ә безгә әле пенсия дә юк, яшь җитмәгән, - ди Рәсим әфәнде. – Газның бер кубометры биш сум уналты тиен. Менә чутлап кара. Ярый урман якын, утын әзерләргә мөмкинлек бар. Кышка ите була инде. Мал асрыйбыз, бәрәңгесе дә үзебезнеке. Менә төрле консервылар да ззерлибез. Хуҗалыкта булганына акча кирәк түгел, бары тик үзеңнең хезмәт кенә кирәк. Сыер да асрыйбыз. Тик авылда сыерлар да бетеп бара. Аны ашатырга да күп кирәк. Сыер асрау бик авыр. Кышлык печән сатып алу, аны әзерләүгә сыер үзе дә булыша инде. Аның сөтен сатып, шул печән алабыз инде.

Авылга махсус сөт җыючылар килә икән. Авыл халкыннан алар сөтнең бер литрын 19-20- сумга сатып алалар. Ә инде шәһәр кибетләрендә ул сөтләр 45-50 сумга сатыла.

Яз көне авылда бик матур. Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән. Бигрәк тә шомырт чәчәу атканда урамнар Тукай әйтмешли, ислемай сипкән кебек. Ләкин авыл халкының ул матурлыкны күрергә вакыты да юк. Ул җир казый, бәрәңгесен утырта, кышлык ризык әзерләп калырга ашыга. Яшәргә кирәк бит.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG