Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт думасында салымнарны арттыру турында сөйләшүләр бара


Дүшәмбе The Wall Street Journal басмасында чыккан "Русиядә президент сайлавыннан соң салымнар артачак" дигән мәгълүматтәң соң Дума вәкиле бу хакта сөйләшүләр барганын белдерде.

Русия Дәүләт думасының бюджет һәм салым комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Катасонов хөкүмәттә салымнарны арттыру турында сөйләшүләр баруын раслады. Икътисади үсеш һәм финанс министрлыклары моны кире каккан иде.

Салым системын тулысынча үзгәртү турында сүз бармый, диде Катасонов. Хөкүмәт салымны керемнең артуына карап арттырырга (прогрессив арттыруны) тәкъдим итә. Аз керемле кешеләрдән салым азрак, байлардан күбрәк алыначак. "Байлар керемен шулай итеп ярлыларга тотарга мөмкинлек булачак", дип белдергән Русия хәбәрләр хезмәтенә комитет рәисе урынбасары.

Бүген The Wall Street Journal басмасы Русия хөкүмәтендәге чыганакларга нигезләнеп, салым 13%тан 20% кадәр артачак, дип язып чыкты. Моннан тыш прогрессив арттыру кертелергә мөмкин. Боларны Русия хөкүмәте 2018 елдан соң гамәлгә ашырырга җыена, дип язды басма.

XS
SM
MD
LG