Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Путин режимы куркынычы турында кисәткән Галина Старовойтовага 70 яшь тулган булыр иде


17 май Дәүләт думасы депутаты Галина Старовойтовага 70 яшь тулган булыр иде. Сәясәтче 1998 елның ноябрендә атып үтерелде.

Сәясәтче, туры сүзле депутат, "Демократик Русия" фиркасе рәисе Галина Старовойтовага 17 май 70 яшь тулган булыр иде.

"Старовойтова, әгәр дә безнең дәүләткә Путин кебекләр килсә, Русиядә криминал дәүләт, бандит хөкүмәте булачак дип әйткән иде. Шулай әйткәне өчен аны 4-5 ай эчендә атып үтерделәр", дип чыгыш ясады татар активистлары узган ел сәяси репрессияләргә каршы урам җыенында.

Старовойтованың Петербурда яшәүче сеңлесе, Галина исемендәге фонд җитәкчесе Ольга Старовойтова апасының Русия президенты Борис Ельцинга Татарстан турында киңәшләр биргәнен искә ала.

"Ул аның киңәшчесе итеп әле фетнәгә кадәр үк билгеләнгән иде. Ике субъект федератив килешүне имзалаудан баш тарткач - Ельцин аны көн саен чакыртып киңәшләрен сорады. Галина аңа Казанга баргач хатын-кызларны кулларыннан үпмәскә, чиркәүгә генә түгел, мәчеткә дә керергә, мәчеткә аягыннан салып керергә өйрәтте. Казанга баргач ул күп әйберне Галя кушканча эшләде. Татарстанга аерым статус бирү дә аның тәкъдиме иде. Чечня белән дә ул чакта килешә алдылар. Дудаев белән килешеп була иде. Әмма сугыш җиңде. Соңыннан аны киңәшче урыныннан читләштереп, депутат итеп кенә калдырдылар", дип искә ала Ольга Старовойтова Азатлыкның рус редакциясе сәхифәсендә.

Галина Старовойтова 1998 елның 20 ноябрендә үз өенә кергәндә атып үтерелде. Аны үтергән 6 кеше 2005 елда озын вакыт төрмә җәзасына хөкем ителде. Әмма үтерергә кем кушканы әле дә ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG