Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида тагын бер башкортстанлы хәрби һәлак булган


Тимур Хәләпов
Тимур Хәләпов

Донецки өлкәсендә мәгънәсез сугышта икенче башкортстанлы һәлак булды.

Донецки өлкәсендә Башкортстаннан хезмәт иткән бер егет һәлак булган. Ул - Октябрьски шәһәрендә туып үскән Тимур Хәләпов.

Тимур Хәләпов 1988 елда туган, үз теләге белән Донецки өлкәсендәге Семенов батальонында хезмәт иткән булган. 16 май аны төнен билгесез кешеләр машина белән бәрдереп киткәннәр. Ул урында җан биргән. Туганнарының аны алып кайтып җирләү өчен акчалары булмау сәбәпле, хезмәттәшләре акча җыя башлаган. Моның өчен барлыгы 100 мең сум акча кирәк.

Тимур Хәләпов хезмәт итүен туктатып, эшкә урнашырга җыенган булган. Бу турыда аның агасы Артур Хәләпов хәбәр итте.

20 апрель каты алышта Донецкида тагын бер башкортстанлы – 51 яшьлек Юрий Латочкин һәлак булган иде. Юрий Латочкин “Башкорт” тәхәллүсе белән йөргән булган. Аның кече яшьтәге улы ятим калган.

XS
SM
MD
LG