Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Русияне кырымтатарларга басымны туктатырга чакырды


БМО Кеше хокуклары комиссары Руперт Колвил
БМО Кеше хокуклары комиссары Руперт Колвил

БМО Кеше хокуклары комиссары Руперт Колвил үз белдерүен кырымтатарлар Сталин тарафыннан сөргенгә куылганын искә алу көне уңаеннан ясады.

БМО Кеше хокуклары комиссары 18 май - депортацияне искә алу көне уңаеннан ясаган белдерүендә ике ел элек Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле кырымтатарларга басым, көч куллану һәм эзәрлекләүнең артуы, татар җитәкчеләренең төрмәләргә ябылуын телгә алды.

"2014 елның апреленнән кырымтатарларның өйләрендә тентүләр булды, китаплары тартып алынды, алар кулга алынды. Узган ел хакимиятләр кырымтатар басмаларын япты, узган атнада Азатлык радиосының Кырым хәбәрләрен язып торган Крым.Реалии сайтын тыю омтылышы булды", диелгән Руперт Колвил белдерүендә.

БМО комиссары Русия хакимиятләрен Мәҗлесне тыю карарын гамәлдән чыгаруны сорый һәм "азчылык төп халыкларның хокукларын яклау бурычын" искә төшерә.

26 апрель Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремистик оешма дип таныды, Кырымда һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю карарын чыгарды. Киевта һәм Украинаның кайбер башка шәһәрләрендә депортацияне урам җыеннары, мәктәпләрдә дәресләрдә искә алалар.

Бүген Бакчасарайда Хан сарае мәйданында рәссам Рөстәм Әминовның "Депортация" шәлкеме күргәзмәсе ачылды. Шунда ук урнашкан Кырым тарихы музей-тыюлыгында Татарстан рәссамнар берлегенең кырымтатар депортациясенә багышланган күргәзмәсе оештырыла.

XS
SM
MD
LG