Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00

Индус Таһиров: "Татарстан бәйсез рәвештә дөнья мәйданына чыгачак"


24 май тарихчы галим Индус Таһировка 80 яшь тула. Шушы уңайдан Индус әфәнде Азатлыкка балачагы, ни өчен тарихчы булып китүе һәм сәяси вакыйгаларда катнашуы турында сөйләде.

Гомерен татар халкының киләчәгенә, бәйсез дәүләттә яшәү омтылышына багышлаган күренекле татар галиме, академик, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче Индус Таһировка 24 майда 80 яшь тула. Индус ага – 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә роль уйнаган, Татарстан суверенлыгы декларациясе кабул ителүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

1990 елның августында ТАССР Югары Советында декларация турында кайнар бәхәсләр барган вакытта, нәкъ менә аның иң саллы сүзе үтә дә инде. Ул депутатлар алдында Татарстанның Русиягә бәйле булмаган, Русия белән бертигез дәрәҗәдә торган мөстәкыйль субъект булуын дәлилли. Таһиров ул вакытта депутат түгел, ә Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы була.

90нчы еллар, Ирек мәйданы

90нчы еллар, Ирек мәйданы

Татарстан рәсмиләре 1991 елның августында Мәскәү белән яңа берлек (союз) килешүе нечкәлекләрен килештерергә барган вакытта, Миңтимер Шәймиев Татарстан делегациясе рәисенең урынбасары итеп Индус Таһировны билгели. Таһиров Мәскәүдә Татарстан суверенлыгын яклап чыга һәм тарихи фактлар ярдәмендә дәллилләп тә күрсәтә. Нәтиҗәсе – яңа берлек килешүенә Татарстан, РСФСР составына кермичә, мөстәкыйль республика булып керергә тиеш була. Әмма 18 августта Мәскәүдә путч башлана һәм нәтиҗәдә Советлар Берлеге таркала. Татарстан, яңа килешү имзаланмагач, берлек беткәнгә, мөстәкыйль дәүләт булып түгел, Русия эчендә кала.

1992 елда яңа Русиянең федераль үзәге төбәкләр белән сөйләшүләр алып бара башлагач, Татарстанның икътисад комиссиясенә Индус Таһировны да кертәләр. РСФСР икътисад министрының урынбасары Андрей Шаповальянц белән булган сөйләшүдән соң Таһиров Татарстанга нефть, бюджет, милли банк һәм салымнар алып кайта. Ягъни республика үзендә булган нефть катламнарына хуҗа булып, бюджетын тулыландырырга, салымнарны үзендә калдырырга һәм милли банкын булдырырга мөмкинлек ала.

Татарстан фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Русия бүгенге хәлендә яши алмаячак, дип белдерә. Таһиров фикеренчә, Русия федерализм юлыннан киткәндә генә зур дәүләт булып кала алачак. "Зур дәүләт булып калырга исәбе бар икән, ул вакытта федерация һәм конфедератив элементлар булырга тиеш һәм Татарстан бәйсез рәвештә дөнья мәйданына чыгачак", ди галим.

Индус Таһиров (у) 2011 елда Шыгырдан Сабантуенда

Индус Таһиров (у) 2011 елда Шыгырдан Сабантуенда

Таһиров – татар милли хәрәкәтен әйдәп баручы идеологларның берсе. 1992-2002 елларда Таһиров үзе оештыручыларның берсе булган Дөнья татар конгрессын җитәкли. Татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлеш кертә, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәләр урнаштыра. Хәзерге конгресс эшчәнлегенә карата ул: "Милләтебезне туплап, дәүләтчелегебезне аякка бастыруны максат итеп куйса, дөресрәк булыр иде", дип әйтә.

Индус Таһиров 1936 елда Татарстанның Лениногорск районы, Иске Шөгер авылында туа. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп бетерә, 1963 елда Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетын, 1966 елда әлеге уку йортында аспирантура тәмамлый һәм шунда ук белем бирә башлый.

Таһировның хезмәтләре Русиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешендә милли факторга игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта. Галим 1986 елда Татарстанның, 1997елда Русиянең атказанган фән эшлеклесе дәрәҗәсенә, 2002 елда Татарстан дәүләт бүләгенә лаек була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG